07 мая 2018
Татар телендә медицина терминологиясе

Тел – кешегә бирелгән иң зур могҗизаның берсе. Татар халык мәкалендә әйтелгәнчә, акыл – казна, күңел – йозак, тел – ачкыч. Бу ачкыч безгә башкалар күңелен аңларга, акылыбызның камиллеген, уй-фикерләребезнең ни дәрәҗәдә югары булуын күрсәтергә ярдәм итә.

25 апрель көнне Казан (Идел буе) федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г.Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбендә даими үткәрелеп килә торган «Хәзерге татар теленең актуаль проблемалары» дигән тел түгәрәге кысасында Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты, доцент, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, К. Насыйри исемендәге премия лауреаты, Россия Федерациясе югары уку йортларының атказанган хезмәткәре Шәмсетдинова Рәсимә Равил кызы белән очрашу булып узды.

Рәсимә ханым – шактый гомерен Казан федераль университетына, фәнгә багышлаган, татар телендә медицина терминологиясе мәсьәләсен өйрәнү өлкәсендә әтрафлы эш башкарган шәхес. Аның фәнни хезмәте медицина терминологиясенә  караган күпсанлы мәкаләләр һәм монография, татар телен өйрәнүчеләр өчен методик кулланмалар, төп гомуми белем бирү оешмалары өчен төзелгән дәреслекләрне колачлый.

Кичә барышында Рәсимә Равил кызы студентларны медицина белән шөгыльләнгән атаклы галимнәрнең эшчәнлеге, терминнарның этимологиясе белән таныштырды, кызыклы вакыйгалар сөйләде.          Бөтен гомерен халкына фидакарьләрчә хезмәт кылган, милләт мәнфәгатен кайгыртуны яшәү кыйбласы иткән татар галиме, мәгърифәтче, этнограф – Каюм Насыйриның терминология өлкәсендәге эшчәнлеге турындагы бәян һичкемне битараф калдырмады. Үз халкыңның вәкиле булган кешенең уңышлары турында ишетү, хезмәтенең мөһимлеген аңлау студентларга аеруча нык тәэсир итте. XIX йөзнең беренче яртысында дөньяга килеп, мәдрәсә белеме алган, дин нигезләрен өйрәнгән Каюм Насыйри инде шул чорда ук ашказаны асты бизенең борчак кадәрле булуын белгән. Бу исә, үз чиратында, татар халкының дини белемнән генә түгел, ә дөньяви күренешләрдән дә мәгълүматлы булулары турында хәбәр итә. Галимә шулай ук К. Насыйриның татар телендә медицина терминологиясен төзүдәге бәһасез хезмәтен ассызыклады. К. Насыйри, һәр атаманы мотивацион яктан уйлап, аның этимологиясен өйрәнгән һәм латин тәрҗемәсенә таянып эш иткән. Галим фикеренчә, халыкның һәр фикерендә фәнни нигез ята.

Каюм Насыйриның эшен дәвам иткән олуг шәхес Габдулла Ибраһимов эшчәнлеге дә студентларда зур кызыксыну тудырды. Ул 1927-1929 нчы елларда медицина өлкәсендә дүрт терминологик сүзлек төзегән, генетик синтез һәм кеше гомеренең серләре белән кызыксынган галим булуы белән үзенчәлекле.

Р.Р. Шәмсетдинова фикеренчә, татар теле сүздә генә түгел, эштә дә үз җаның кебек кадерле булырга тиеш. Галимә карашынча, филологларга кимендә дүрт тел белү һәм, иң беренче чиратта, туган тел мәдәниятен булдыру зарур. «Телнең киләчәге – бары безнең кулда. Урамда йөргәндә, гаилә белән аралашканда башка телгә күчсәк, аның кулланылыш даирәсе кими. Туган телебез сакланып калсын өчен аның һәр өлкәдә эшләве мөһим», – дип белдерде галимә. Гомерен фәнгә багышлаган шәхес авызыннан яңгыраган бу сүзләр белән килешми мөмкин түгел, әлбәттә.

Рәсимә ханым бүгенге тел белән бәйле шактый катлаулы вазгыятьтә беркадәр югалып калган беренче курс студентларының күңелендә өмет чаткылары кабызды. Галимә әйтүенчә, бүгенгесе көндә телнең функциональ яктан мөмкинлекләре чиксез зур. 1990 нчы еллар башыннан алып, барлыгы 68 терминологик сүзлек басылган, татар телендә сыйфатлы дәреслекләр тупланган, фәнне пропагандалау процессы көчәйгән.

Кичә ахырында студентлар Рәсимә Равил кызына рәхмәтләрен белдерделәр. Очрашу тәмамланса да, чарада төшерелгән күмәк фотосурәт тарих битләрендә калыр, киләчәк буыннар өчен кадерле ядкяр булыр дип өметләнәбез.

Мәгълүматны татар теле белеме кафедрасы доценты Г.К. Һадиева, 1 курс студенты А.А. Габделхакова әзерләде.