27 апреля 2018
КФУ һәм РФАнең Көнчыгышны өйрәнү институты нәшрият эшчәнлеге һәм көнчыгышны өйрәнү үзәкләрендә эшләүче галимнәрнең фәнни басма активлыгын арттыру өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерәләр

25 нче апрельдә «Халыкара дәрәҗәдәге фәнни басма – 2018: редакция сәясәте, ачык керү, фәнни багланышлар» VII Халыкара фәнни-гамәли конференциясендә катнашучыларга яңа фәнни журнал -  «РФАнең Көнчыгышны өйрәнү институты вестнигы» тәкъдим ителде. Казан университетының көнчыгышны өйрәнүчеләре өчен хезмәттәшлек итү өлкәсендәге күптәнге партнерларыбызның мондый журнал чыгарулары фәнни басма активлыгын арттыруда  зур мөмкинлекләр ача.

Дөньякүләм масштабтагы әйдәп баручы академик үзәк тарафыннан гамәлгә куелган әлеге  журнал хәзерге көнчыгышны өйрәнүнең иң мөһим мәсьәләләре буенча борынгыдан алып  бүгенге чорга  кадәр тарих, археология, мәдәният, икътисад, сәясәт, лингвистика һәм Көнчыгыш илләренең тел белеменә караган кабатланмас фәнни мәкаләләр бастыра.


 

«Казан федераль университеты һәм РФАнең  Көнчыгышны өйрәнү институты арасындагы хезмәттәшлек юнәлешләренең берсе булып уртак нәширлек эшчәнлеге тора. Соңгы елларда КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының нәширлек программасы кысаларында КФУ һәм РФАнең КӨИ уртак гриф астында берничә монографик басмалар чыгарды. Бүген хезмәттәшлекнең бу юнәлеше монографияләр бастыру белән генә чикләнми, ә әйдәп  баручы фәнни журналларда мәкаләләр  чыгару өлкәсендә дә үсә, - дип билгеләде КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты директоры Рамил Хәйретдинов. – Мәсәлән, РФАнең КӨИнан булган коллегаларыбызның мәкаләләре даими рәвештә «Казан университетының гыйльми язмаларында» бастырылып килә. Хәзер исә Рәсәйнең көнчыгышны өйрәнүдә әйдәп баручы үзәкләренең берсе басмаларында мәкаләләр бастыру өчен  өстәмә мөмкинлекләр туды. Аларга, аерым алганда, «РФАнең Көнчыгышны өйрәнү институты вестнигы»  карый. Тулаем алганда, РФАнең КӨИның периодик басмалар  исемлеге бик киң. Моннан тыш, Рәсәйдә көнчыгышны өйрәнүнең 200-еллыгы елында, конференциядә журналны тәкъдим иткәндә РФАнең КӨИ хезмәткәре Шамил Кашаф әйтеп киткәнчә, тагын берничә яңа фәнни басма-журнал проектлары бар, алар алдында бу журналларны абруйлы рәсәй  һәм халыкара дәрәҗәдәге өземтәләр  китерә торган басмалар итү бурычы куела. Алар арасында «Ориенталистика» һәм «Үзәк Евразия» журналлары бар, беренчесенең  баш мөхәррире РФАнең КӨИ директоры Валерий Андросов, икенчесенекенең  РФАнең КӨИ Үзәк Азия, Кавказ һәм Урал-Идел буен өйрәнү үзәге өлкән фәнни хезмәткәре Александр Скаков булачак. КФУда  шулай ук быел “Тюркологик тикшеренүләр» журналы чыгаруга старт биреләчәк. Моннан тыш, КФУ һәм РФАнең КӨИ 2008 нче  елдан бирле нәшир ителеп килгән “Мөнбәр. Ислам тикшеренүләре» журналын гамәлгә куючылар составына керә.  Әйдәп баручы көнчыгышны өйрәнү үзәкләренең периодик басмалар челтәре киңәю ике оешма мөмкинлек хезмәткәрләренә дә  үзләрен күрсәтер өчен зур мөмкинлекләр ача. Рәсәй ислам институты, шулай ук Ислам мәгарифе шурасы белән берлектә, КФУ һәм РФАнең КӨИ 2017-2020 елларда ислам тарихы һәм мәдәнияте буенча тирән белемле белгечләр әзерләүдә  үзләренең  фәннең  тарих, теология һәм психология өлкәләренә караган нәширлек эшчәнлекләрен тагын да җанландыра алачак».


Йомгаклап шуны әйтик, «РФАнең Көнчыгышны өйрәнү институты вестнигы» журналының редакция коллегиясе бик күренекле. Журналның баш мөхәррире булып РФАнең Көнчыгышны өйрәнү институты фәнни җитәкчесе, «Islamica Халыкара координация үзәге фәнни җитәкчесе Виталий Наумкин тора. Моннан тыш, редколлегиягә рәсәйнең  әйдәп баручы көнчыгышны өйрәнүчеләре - РФАнең КӨИ директоры Валерий Андросов, РФАнең КӨИ директоры урынбасарлары Наталья Романова, Александр Железняков, Вячеслав Белокреницкий, РФАнең КӨИ тарихи чыганаклар секторы мөдире ИВ РАН Дмитрий Микульский керә.