Конференция эше бу көннәрдә КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты җирлегендә рәсәй көнчыгышны өйрәнү фәненә 210 ел тулуга һәм Рәсәйдә Япония Елына багышлап үткәрелә торган Көнчыгыш телләр һәм мәдәниятләр халыкара форумы циклы чаралары кысаларында уза.
«XXI гасырда кытай һәм башка көнчыгыш телләрен укытуның мөһим мәсьәләләре» II Халыкара фәнни-гамәли конференциягә Рәсәй, Кытай, Япония, Көньяк Корея, Төркия, Әзербайҗан, Вьетнам, Төркмәнстан һәм Үзбәкстаннан 100 дән артык әйдәп баручы көнчыгышны өйрәнүчеләр килгән.
Конференцияне ачу тантанасында Корея Республикасының Рәсәй Федерациясендәге гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе У Юн Гын, Кытай Халык Республикасының Казандагы генераль консуллыгының консул-беренче секретаре Ли Фэй, КФУның белем бирү эшчәнлеге буенча проректоры Дмитрий Таюрский, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты директоры Рамил Хәйретдинов катнашты.
У Юн Гын әфәнденең сүзләренә караганда, мондый конференция уздыру көнчыгыш телләрен өйрәнү өлкәсендә белем бирү барышын үстерү өчен яхшы импульска әверелә, ә КФУ бу яктан Рәсәй һәм көнчыгыш дәүләтләре арасындагы дипломатик мөнәсәбәтләр үсешенең субъекты рәвешендә чыгыш ясый, шулай ук корея теле һәм корея мәдәниятен өйрәнү өлкәсендә, гомумән көнчыгышны өйрәнү өлкәсендә нык конкурент булырлык мәйдан булып тора.
«Мондый конференция уздыру идеясе бездә 2017 елда, казан көнчыгышны өйрәнү академик фәненең 210 еллыгын билгеләп үткәндә, туды. Көнчыгыш телләрен укыту методикаларына кагылышлы мәсьәләләр безнең өчен һәрвакыт бик тә мөһим саналды, чөнки КФУ укытучылар контингенты шактый яшь һәм, гомумән алганда, укыту методикасының төрле югары уку йортларында бер-берсеннән нык аерылганына күрә, бу сораулар һәрвакыт бик бәхәсле булып тора. Һәр университет, һәр көнчыгышны өйрәнү мәктәбе үз эшләнмәләрен куллана һәм бу конференция Рәсәйнең бүтән шәһәрләреннән һәм башка илләрдән килгән хезмәттәшләр белән тәҗрибә уртаклашу өчен шартлар тудыра, - дип сөйләде КФУның Халыкара
мөнәсәбәтләр һәм көнчыгышны өйрәнү югары мәктәбе директоры Эльмира Хәбибуллина. –– Конференция кысаларында тикшерелә торган мәсьәләләр даирәсе елдан-ел киңәя бара. Узган ел без кытай һәм төрек телләрен укыту методикаларын
карауга басым ясаган булсак, бу юлы телләр спектры киңрәк –корея, һинд һәм фарсы телләрен укыту методикаларына кагылышлы мәсьәләләр кертелде. Әйтергә кирәк, конференция көнчыгышны өйрәнүчеләр дөньясында киң танылу алды һәм, шунысы бәхәссез, Казан университеты, көнчыгышны өйрәнү өлкәсендә бай тарихлы булуы өстенә, заманча киң мөмкинлекләргә ия мәйданчык та: бүген КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты җирлегендә гамәлгә ашырыла торган юнәлешләрнең укыту программаларына 13 көнчыгыш тел өйрәнү каралган. Киләчәктә конференция форматын киңәйтергә ниятлибез һәм, акрынлап яңа телләр кертә барып, бездә укытыла торган барлык көнчыгыш телләрен колачларга уйлыйбыз. Конференция нәтиҗәләре буенча укыту методикаларына караган монографияләр бастырылачак һәм теге яки бу көнчыгыш телен укыту буенча урта мәктәпләр һәм югары уку йортлары өчен эшче төркемнәр төзеләчәк».
Ике көн дәвамында – 26-28 апрель көннәрендә - конференция кысаларында профильле тел секцияләре эшләячәк, шулай ук япон әдәбияты тәрҗемәчесе Татьяна Соколова-Делюсина «Тәрҗемәче күзлегеннән япон классик әдәбияты» темасына ачык лекция, ИЮМ ФТУның Көнчыгышны өйрәнү мәктәбе доценты Александра Сизова «ФГОС ООО нигезендә кытай теле буенча укыту-методик комплектлар төзү: бурычлар, чишелешләр һәм перспективалар» дигән темага семинар, РФ Тышкы эшләр министрлыгы каршындагы Дипломатия академиясенең әйдәп баручы укытучысы Лариса Софронова иҗтимагый- сәяси тәрҗемә укыту буенча мастер-класс һәм «Заманча технологияләр һәм көнчыгыш телләрен укытуның инновацион методикалары. Белем бирү киңлеген цифрлаштыру» темасына түгәрәк өстәл үткәрәчәк.