Конкурста Мәскәү, Санкт-Петербург, Әстерхан, Симферополь, Махачкала, Уфа, Түбән Новгород һәм Казан шәһәрләреннән 90 студент катнаша. Конкурс бүген, 26 апрельдә, Халыкара көнчыгыш телләр һәм мәдәниятләр форумы кысаларында КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты җирлегендә эшен башлады.
Төрек теле һәм мәдәнияте буенча бөтенроссия конкурсы Мәскәү дәүләт университетының Азия һәм Африка илләре институты җирлегендә элек 12 ел дәвамында үткәрелеп килгән шушындый олимпиаданың традицияләрен дәвам итә. Хәзер киң масштаблы чараны оештыру буенча эстафета Казан федераль университетына күчте, ул инде икенче ел рәттән үткәрелә. Әйтергә кирәк, конкурсның КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты мәйданчыгында уздырылуы очраклы түгел – төрек теле Казан университетының эшли башлаган беренче елларында, әле 1807 елда ук, көнчыгыш телләр кафедрасы оешу белән, укытыла башлый. Ул вакытта төрек теле Казан университеты студентлары өчен иң дәрәҗәле телләрнең берсе була. Ә инде 1828 елда фәнни-мәгариф үзәге структурасында төрек-татар тел-әдәбият кафедрасы барлыкка килә. Бу эш юнәлеше бүгенгесе көндә дә институт хезмәткәрләре тарафыннан актив үсештә, ул бигрәк тә «Төрки дөнья» ФМҮ эшчәнлеге кысаларында ачык чагыла.
Шундый зур күләмле чараны үткәрү өчен сайлап алынган мәйданчыкның әһәмиятлеге хакында бүген конкурсны ачу тантанасында Төркия Республикасының Казандагы Генераль Консулы Әхмәт Садыйк Доган әфәнде дә билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, Рәсәйдә һәм аннан читтә дә тюркология һәм көнчыгышны өйрәнүнең киң танылган үзәге булып торган КФУ базасында мондый бәйге үткәрү символик көчкә ия. Нәкъ менә биредә, дип билгеләп үтте генераль консул, төрек теле һәм әдәбияты өлкәсендә күренекле белгечләр, шул исәптән дөньякүләм дәрәҗәсендәге күренекле тәрҗемәчеләр әзерлиләр. Сүз уңаеннан, бүген конкурста катнашучыларны Казандагы төрек диаспорасы вәкилләре дә сәламләде. Ә Казан федераль университеты җитәкчелеге исеменнән катнашучыларга уңышлы нәтиҗәләр теләп КФУның беренче проректоры Рияз Минзарипов мөрәҗәгать итте.
Турыдан-туры конкурс барышына кагылышлы мәсьәләләргә килгәндә, шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: финал этабына килеп җиткәнче, конкурста катнашучылар үзләре белем алган югары уку йортларында эчке сайлап алу турларын уздылар. Иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән студентлар финалда 7 төп номинациядә көч сынаша: сөйләм теле, язмача бәйге, эссе бәйгесе, тәрҗемә конкурсы, төркия мәдәниятен белү конкурсы, шигъри конкурс һәм җырлар конкурсы. Аларның белемнәрен составына Мәскәү дәүләт университетының Азия һәм Африка илләре институты, Мәскәү дәүләт лингвистика университеты, СПбДУның Көнчыгыш факультеты, Рәсәй дәүләт гуманитар университеты, РФ Тышкы эшләр министрлыгы каршындагы Диломатия академиясе, Н.Лобачевский ис. Түбән Новгород дәүләт университеты, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты вәкилләре кергән компетентлы жюри әгъзалары бәяли.
“Безнең тарафтан бу юнәлештә башкарыла торган эшләрнең мөһим күрсәткече һәм төрек телен өйрәнүче студентлар өчен конкурсның җәлеп итүчәнлеге булып катнашучыларның географиясен киңәйтү торды. Анда быел катнашуга Әстерхан, Симферополь, Түбән Новгород шәһәрләреннән вәкилләр кушылды, хәзер конкурс сынаулары үтүче студентлар укый торган башкала югары уку йортлары исемлеге киңәйде, аерым алганда сүз ИЮМ ФТУ турында бара, - дип билгеләп үтте КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр һәм көнчыгышны өйрәнү югары мәктәбе директоры Эльмира Хәбибуллина. – Конкурс сынауларының язма өлеше башланганнан соң, жюри әгъзалары конкурсның киләчәктәге үсеш перспективалары турында фикер алышу өчен түгәрәк өстәл артында җыелдылар. Әңгәмә барышында КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты директоры Рамил Хәйретдинов КФУның озак еллар дәвамында бу конкурсны үткәрү мәйданчыгы булып калырга әзер булуын һәм шуңа омтылуын белдерде. Әлеге идеяне биредә катнашкан рәсәйнең атаклы тюркологлары хуплап каршы алды, ә, димәк, бәйге үзенең үстешен КФУның ХМТһКӨИ җирлегендә дәвам итәчәк».
Йомгаклап шуны билгеләп үтик, ике көнгә сузылган авыр конкурс сынаулары «Казан» милли-мәдәни үзәгендә Төрек мәдәнияте кичәсе белән тәмамланачак, анда төрек музыкасы астында Төрек теле һәм мәдәнияте буенча II Бөтенроссия конкурсы җиңүчеләре бүләкләнәчәк.