28 апреля 2018
Дөнья тюркологиясе һәм Казан университеты

2018 елның 26-28 апрель көннәрендә Казан (Идел буе) федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты базасында «Дөнья тюркологиясе һәм Казан университеты» дип аталган фәнни-гамәли конференция булып узды.

XIX йөз башында Казан университетында оешкан Казан тюркология мәктәбенең хәзерге көндә Россия һәм дөньякүләм көнчыгышны өйрәнү белемендә әһәмиятле урын биләве бу конференцияне оештыруга этәргеч бирде. Әлеге чара илебезнең күренекле тюркологлары һәм Казан тюркология мәктәбе вәкилләре – Г.Х. Алпаров, М.Х. Корбангалиев, М.А. Фазлуллин, Х.У. Усманов, Н.К. Дмитриев, М.З. Зәкиев, И.З. Нуруллин, С.М. Ибраһимов, Ф.С. Сафиуллина, А.Х. Нуриева, М.Х. Бакиров, Р.А. Юсупов, Т.Н. Галиуллин һ.б. галимнәрнең юбилей даталарына багышланды.

Конференция төрле илләрдә, төрле республикаларда яшәүче һәм төрки тел белеме өлкәсендә эшләүче тюркологлар арасында нәтиҗәле хезмәттәшлек булдыру, төрки дөнья галимнәрен берләштерү, төрки халыклар арасындагы багланышларны ныгыту максаты белән үткәрелде. Аның эшендә чит илләрдән, Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән 100дән артык кеше катнашты. Аерым алганда, Азәрбәйҗаннан, Төркиядән, Казахстаннан, Башкортостан, Чувашия, Якутия (Саха), Кырым, Татарстан республикаларыннан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Төмән, Казан шәһәрләреннән бер төркем галимнәр үзләренең эзләнүләре, фикерләре, хезмәтләре белән таныштырдылар, проблемалар турында сөйләштеләр. Конференция эшендә Казан университетының танылган галим-тюркологлары, юбилярлар М.З. Зәкиев, М.Х. Бакиров, Т.Н. Галиуллин, Р.Х. Сверигин, Р.А. Юсупов катнашу әлеге чарага тантаналы төс бирде.

Пленар утырыштан соң конференция эшен түбәндәге секцияләрдә дәвам итте: “Дөнья киңлегендә төрки тел белеме”, “Төрки тел белеме үсешенә Россия һәм чит ил галимнәренең керткән өлеше”, “Әдәбият белеме: фәнни мәктәпләр, концепцияләр һәм исемнәр”, “Төрки лингвокультурология һәм мәдәниятара аралашу”, “Төрки телләрнең фонетикасы, лексикологиясе һәм грамматикасы”.

Конференция кунаклары өчен төрле күргәзмәләр эшләде, татар китаплары, татар сувенирлары, милли эшләнмәләр тәкъдим ителде, кунаклар шулай ук Г. Кайбицкая исемендәге классик музыка конкурсында катнашучылар чыгышыннан төзелгән гала-концертны да яратып карадылар.

Конференция нәтиҗәләре төрки тел белеменең яңа методологик аспектларын эшләүдә, гамәлдәге теорияләрне тирәнәйтүдә, талантлы яшьләрне фәнни-тикшеренү эшләренә җәлеп итүдә нәтиҗәле кулланылыш табар.

 

Мәгълүматны Р.С. Нурмөхәммәтова әзерләде