19 апреля 2018
Безнең лаборатория хезмәткәрләре студентлар, аспирантлар һәм яшь галимнәр өчен оештырыла торган халыкара фәнни "Ломоносов-2018" конференциясендә катнаштылар

9 сәвердән алып 13 сәвергә кадәр безнең лаборатория хезмәткәрләре – Нигәмәтҗанова Ләйсән һәм Шәйхелова Сәрбиназ студентлар, аспирантлар һәм яшь галимнәр өчен оештырыла торган халыкара фәнни “Ломоносов-2018”  конференциясендә катнаштылар. Әлеге конференция инде 25 ел рәттән М. В Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетында оештырыла. “Ломоносов” конференциясе Халыкара «Ломоносов» яшьләр фәнни форумы кысаларында уза. Лаборатория хезмәткәрләре тәкъдим иткән эшләрнең берсе Caenorhabditis elegans суалчанына тәэсир итүче композит материалның йогынтысына багышланган булса, икенчесе исә магнит-кремнийлы элпәләр турында иде. Шулай ук хезмәткәрләребез башка шәһәрләрдән һәм илләрдән килгән тикшеренүчеләрнең эшләре белән дә таныштылар. Моннан тыш, Нигәмәтҗанова Ләйсән иң яхшы постерлы чыгышы өчен мактау кәгазе белән бүләкләнде. Котлыйбыз!