17 апреля 2018
КФУда Ислам һәм ислам мәгарифен үстерү буенча ресурс үзәгенең экспертлык советы утырышы булып узды

16 нчы апрельдә КФУның Ислам һәм ислам мәгарифен үстерү буенча ресурс үзәгендә эш  нәтиҗәләре һәм 2018 елга эшчәнлек планын билгеләү турында фикер алышу булды.

Утырышта Ресурс үзәге хезмәткәрләреннән башка, вәкилләре катнашты, Рәсәй ислам институты, Болгар ислам академиясе, Татарстан Республикасы фәннәр Академиясенең Исламны өйрәнү буенча тикшеренүләр үзәге вәкилләре катнашты. Моннан тыш, алар арсында КФУга визит белән килгән кунаклар РФАнең КӨИ директорының фән буенча урынбасары, РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы  Ислам тарихы һәм мәдәниятен тирәнтен үзләштергән белгечләр әзерләү буенча Эшче төркем  секретариаты җитәкчесе Аликбер Аликберов, РФАнең КӨИ Үзәк Азия, Кавказ һәм Урало-Идел буен өйрәнү үзәге фәнни хезмәткәре, РФАнең КӨИ секретариаты җитәкчесе урынбасары Шамил Кашаф, РФАнең КӨИның Гарәп һәм ислам тикшеренүләре үзәге җитәкчесе Василий Кузнецов та бар иде.

«Ислам тарихы һәм мәдәниятен тирәнтен үзләштергән белгечләр әзерләү буенча Эшче төркем  секретариаты җитәкчеләре,  КФУның Ислам һәм ислам мәгарифен үстерү буенча ресурс үзәге эшчәнлеге турында хисап тыңлаганнан соң, дини оешмалар белән хезмәттәшлек итү буенча кайбер тәкъдимнәрен бирделәр. Киңәшләре файдалы булды, аерым алганда, алар төрле төрдәге документлар белән эшләү, хисап тотуның төрле формаларына кагылышлы иде. Моннан тыш, Рәсәйнең башка төбәкләрендәге   безнең югары уку йортлары-партнерларыбызның федераль программаны тормышка ничек ашырулары  турында мәгълүмат алдык,  бу исә КФУның Ресурс үзәгенең алдагы эш планнарына төзәтмәләр кертергә мөмкинлек бирде, - дип аңлатты КФУның Институты директоры, халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты директоры Рамил Хәйретдинов.Программаны тормышка ашыруда КФУның бүген хаклы рәвештә лидерларның берсе булып торуын ишетү күңелле иде. Шуны билгеләп үтәсем килә, бу югары уку йортлары-партнерлар, РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы, академия җәмәгатьчелеге вәкилләре белән үзара даими тыгыз хезмәттәшлек алып бару  аркасында гына мөмкин булды. Шуның белән бергә, эш дәвам итә, бу өлкә белгечләренең чираттагы очрашуы федераль программаны тормышка ашыру юнәлешендә алга таба хәрәкәтләнергә ярдәм итте, сизелерлек  яхшы нәтиҗәләргә ирешү өчен яңача эш формаларын билгеләргә мөмкинлек бирде.»

Утырышның лейтмотивы булып фәнни берләшмәнең игътибарын федераль программаны тормышка ашыру өстендә эшләүче югары квалификацияле белгечләр әзерләүгә юнәлтү торды. Бу күзлектән караганда, Аликбер Аликберовның ислам һәм ислам мәгарифе өлкәсендәге уку-укыту әсбапларын тикшерү нәтиҗәләренә багышланган  чыгышы зур кызыксыну тудырды. Бөтен Рәсәй өчен стандарт булып китәрлек  догматика, дин белеме, хокук буенча булган әсбапларга карата бердәйләштерү үткәрелергә тиеш дигән фикер алга сөрелде.

Ресурс үзәгенең соңгы еллардагы эш нәтиҗәләре турында сөйләгәндә, КФУ кебек дөньяви  югары уку йортының, барыннан да элек, дини югары уку йортлары белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итү формаларын  барлыкка китерүен, татар дини фикере һәм традицион рәсәй ислам дине тарихы турындагы мәгълүматларны үз эченә алган теология буенча күп кенә уку-укыту әсбапларын һәм хрестоматияләр әзерләнүен  билгеләп үтәргә кирәк. Шулай ук билгеле  дини гореф-гадәтләр белән дә  таныш булган, дөньяви көнчыгышны өйрәнү белемен дә туплаган яңа буын югары квалификацияле белгечләр әзерләү өлкәсендә турыдан-туры эш алып бару җайга салынган,  бүген КФУда «Көнчыгышны өйрәнү һәм африканистика» юнәлеше буенча  үзләренә ислам белемен үзләштерүне һөнәри юл итеп сайлаган бакалаврлар һәм магистрлар укый.

КФУның Ислам һәм ислам мәгарифен үстерү буенча ресурс үзәге эшчәнлегенең тагын бер база юнәлеше булып, һичшиксез, радикализмга һәм экстремизмга каршы тору эшен җәелдерү тора.  Бу уңайдан Рәсәйнең төрле төбәкләрендә яшәүче мөселман җәмәгатьчелегендәге вазгыятькә мониторинг буенча  гаять мөһим эш алып бару гаять мөһим. Төрле дәүләтләрдә исламны өйрәнү тенденцияләрен күзәтеп барырга ел саен уздырыла торган «Мультимәдәни дөньяда ислам» халыкара форумы ярдәм итә.

Йомгаклап, шуны әйтергә кирәк, эш программасы тормышка ашыру кысаларында Ислам тарихы һәм мәдәниятен тирәнтен үзләштергән белгечләр әзерләү  буенча югарыда әйтелгән юнәлешләрдән тыш, бүген бөтен катнашучылар федераль программада катнашучыларның бар тырышлыгы теология, ислам журналистикасы һәм ислам икътисады кебек юнәлешләр буенча, 3+ яңа мәгариф стандартына туры китереп, укыту-методик кулланмалар әзерләүгә куела - бу КФУның  Ислам һәм ислам мәгарифен үстерү буенча ресурс үзәгенең 2018 елда үз адына куйган  өстенлекле максатларының берсе. Әлбәттә, моның белән беррәттән, алга таба да дини оешмалар хезмәткәре өчен дә, тулаем мөселман берләшмәсе өчен дә күпкырлы белем бирү курслары системасы үсеше өстендә эшләү һәм югары уку йорты диварларында ислам фәне буенча  белгечләр әзерләү дәвам ителә.