13 апреля 2018
ХМТһКӨИ укытучыларының ике китабы республика "Ел китабы"конкурсының призерлары булды

12 апрель көнне ТР Милли китапханәсендә республика «Ел китабы – 2016» конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.

 Аның оештыручылары булып , китапханәнең үзеннән тыш, ТР мәдәният министрлыгы һәм Республиканың матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тора.  ТРның 1510 китапханәсеннән алынган мәгълүматлар буенча 2017 ел дәвамында иң күп укылган  китаплар ачыкланды. Конкурста 381 китап: проза (51), шигырь җыентыклары (75), татар телендә публицистик һәм фәнни – популяр басмалар (92), рус телендә публицистик һәм фәнни – популяр басмалар (70) катнашты.

2018 елның 21 нче  мартында, составына Тарих фәннәре һәм бөтендөнья мәдәни мирас югары мәктәбе укытучылары  кергән, Гәрәй Рәхим рәислегендәге жюри җиңүчеләрне билгеләде. "Татар телендә публицистик һәм фәнни-популяр басмалар” номинациясендә икенче урын ватан тарихы кафедрасы профессоры И. Р. Таһировка "Без тарихта эзлебез", өченче урын шул ук кафедра укытучылары, профессор А. Сальникова һәм доцент Д. М. Галиуллинага "Татар әлифбасы: үткәне һәм бүгенгесе. Татарская алифба: история и современность» китаплары өчен бирелде.