16 апреля 2018
Бөек остазны — Садреддин Айнины зурлау

Таҗик халкы үзенең Рудәки, Ибне Сина, Җами һәм дистәләгән башка олуг затлары белән элек-электән дөньяга мәгълүм. Соңгы дәвердәге шундый шәхесләрнең берсе — безнең Гаяз Исхакый белән бер үк елларда яшәгән Садреддин Айни  (15. 07. 1878 — 14. 07. 1954). Ул — таҗик һәм өлешчә үзбәк телендә язылган  күпләгән чәчмә һәм тезмә әсәрләр, дәреслек-әсбаблар авторы, галим, җәмәгать эшлеклесе, Таҗикстан Фәннәр академиясенең беренче президенты, дистәләгән бүләкләр иясе. Бу затның төп гомер юлы Бохара, Сәмәрканд, Дүшәнбе шәһәрләре белән бәйле. Таҗиклар С. Айнины “милләт остазы” (остады), ХХ йөзнең иң олуг әдибе дип саныйлар. Аның роман-бәяннары, хикәяләре, аеруча күптомлык “Хатирәләр”е дөньяның күп телләренә тәрҗемә ителгән. Ил башкаласындагы опера һәм балет театры, педагогия институты, үзәк парк һәм гомумән Таҗикстандагы күп кенә урам-оешмалар, уку йортлары әдип исемен йөртә. Мәһабәт һәйкәлләре, гаҗәеп бай музейлары бар.

Таҗик, үзбәк, гарәп телләрен яхшы белгән С. Айни татарлар белән аралашып тора, Ш. Мәрҗани, К. Насыйри, И. Гаспралы, Р. Фәхреддин хезмәтләрен, Г. Тукай, Г. Ибраһимов әсәрләрен яхшы белә, татар китапларын, гәҗит-журналларын (аеруча “Шура” һәм “Вакыт”ны)  укып бара. Аерым әсәрләре татарчага да тәрҗемә ителгән. Исеме татар дөньясында шактый билгеле. Казанда аның исемендәге  урам да бар.

Апрель урталарында Таҗикстан җәмәгатьчелеге бөек “остад”ның тууына 140  ел тулуны киң күләмдә билгеләп үтте. Төрле чаралар уздырылды. Җөмләдән, ил башкаласындагы Милли университетта “Остад Айни һәм әдәби бәйләнеш мәсьәләләре” темасына халыкара конференция үткәрелде. Таҗикстанның күп кенә галим-әдипләре (шул исәптән Язучылар Берлеге рәисе Низам Касим), Үзбәкстан, Иран, Кыргызстан, Голландия һәм кайбер башка илләрнең гыйлем әһелләре катнашкан бу конференциянең пленар утырышында Казан федераль университеты профессоры Хатыйп Миңнегулов бөек остаз һәм аның татарлар белән мөнәсәбәте  хакында доклад сөйләде (Аның урыс телендәге бу чыгышы махсус җыентыкта һәм аерым гәҗитләрдә дә басылып чыкты), Рәчәй һәм Татарстанның бердәнбер вәкиле сыйфатында юбилей чараларына махсус чакырылган Казан кунагы студентлар, галим-әдипләр белән очрашты, телевидениедән чыгыш ясады. С. Айниның музей-йортында булды. Апрельнең беренче яртысында ук яшеллеккә, чәчәкләргә төренгән (бездә исә кар иде) гүзәл Дүшәнбенең истәлекле урыннары белән танышты. Х. Миңнегуловның “Дуслык йорты”нда милләттәшләребез белән очрашу мәҗлесе  дә бик җанлы һәм файдалы булды.

Источник информации: Хатыйп Миңнегулов