03 апреля 2018
ТАТАР ТЕЛЕН УКЫТУНЫ КАМИЛЛӘШТЕРҮ ЮЛЛАРЫ

Казан федераль университетының гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы тарафыннан оештырылган “Татар теле (Татарстан Республикасының дәүләт теле)” исемле укытучыларның белемен күтәрү курслары 12 нче марттан 30 нчы мартка кадәр дәвам итте.  

Шушы вакыт эчендә укытучылар татар телен заманча укытуның төрле аспектларына  караган лекцияләр тыңладылар, гамәли дәресләрдә һәм семинарларда, кафедра галимнәре тәкъдим иткән материаллар һәм презентацияләр белән танышып, үзара фикер алыштылар, алдынгы тәҗрибә белән уртаклаштылар, проблемалы сорауларга  бергәләп җавап эзләделәр. Моннан тыш, курсларга килгән татар теле һәм әдәбияты укытучылары Казан шәһәренең 161 нче рус-татар мәктәбендә, аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнә торган 146 нчы  мәктәптә,  КФУ каршындагы IT–лицейда ачык дәресләрдә булдылар, заманча дидактик алымнарның кулланылышын күрделәр һәм үзләре өчен шактый күп кирәкле материал тупладылар. Курсларда белем алган укытучылар фикеренчә, эшне  әлеге форматта оештыру бик тә отышлы: бер яктан, алар татар телен укыту белән бәйле яңа теоретик мәгълүматка бай һәм эчтәлекле, икенче яктан,  гамәли эш төрләрен үзләштерергә һәм  киләчәктә дәресләрдә алардан уңышлы файдаланырга мөмкинлекләр бирә. Шул ук вавытта, курсларның эчтәлеген тагын да камилләштерү максатыннан,  укытучылар үз тәкъдимнәрен дә белдерделәр: мәгълүмати-коммуникатив технологияләрне, тест программаларын, интерактив уеннарны куллану юллары аерым бер темаларга бәйләп бирелсен иде (мәсәлән, инглиз теле укытучылары киң куллана торган  learningapps программасы һ.б.); ачык дәресләр белән беррәттән мастер-класслар да күрсәтелсен иде; курслар барышында күренекле татар шәхесләре музейларына экскурсияләр оештырылса, укытучылар бик теләп барырлар иде. Гомумән алганда, курслар югары методик дәрәҗәдә үтте дигән нәтиҗәгә килделәр анда катнашучылар.    

Мәгълүматны гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты К.С. Фәтхуллова әзерләде.