30 марта 2018
Студентлар фәнни конференциясе

29 март кәне үткәрелгән Студентлар фәнни конференциясендә һәр елдагыча әдәбият белеме фәне буенча 2 секция эше оештырылды. «Татар әдәбиятында һәм фольклорда рухи эзләнүләр» һәм «Замана әдәбият белеменең актуаль мәсьәләләре» дип аталган секцияләргә 3-5 курс студентларыннан барлыгы 19 тема тәкъдим ителде.

Әлеге конференциядә студентларның фәнни эзләнүләре халык авыз иҗаты әсәрләрен гамәли өйрәнү, төрле чор әдәбияты үрнәкләрен бәяләү, әдәбиятны мәктәптә укыту мәсьәләләренә юнәлдерелгән иде. Секциядә катнашучы студентлар һәм секция җитәкчеләре тарафыннан аеруча “Г.Афзал иҗатында дөнья сурәте” (Галиева А.Р.), “Вакыйф Нуриев хикәяләренең стиль үзенчәлеге” (Закирова Г.З.), “Л. Зөлкәрнәй иҗатында дөнья сурәте”, (Закирова Г.Р.), “Керәшен татарларының йола иҗаты” (Алексеева А.П.), “Мәктәптә язучылар иҗатын өйрәнү технологиясе буларак, әдәби-тәнкыйть” (Сабирҗанова Д.Р.), “Ә. Еники повеcтьларында романтик шартлылык” (Салахова А.Р.), “Ә. Баянов повестьларында лиризм” (Калимуллина Г.Р.) темаларына багышланган эшләр югары бәяләнде.

Студентларыбызга фәнни эзләнүләрендә яңа уңышлар телибез.

 

Информация чыганагы: татар әдәбияты кафедрасы