30 марта 2018
Без тамаша кылабыз, сүздән алтын коябыз

2018 нче елның 12 – 30 март аралыгында Казан федераль университетының Г.Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбендә оештырылган “Гомуми белем бирү оешмаларында ФДББС ны тормышка ашырганда үткәрелә торган заманча дәресләр” исемле курсларда белемнәрен камилләштерүче татар теле һәм әдәбияты укытучылары 23 мартта “Без тамаша кылабыз, сүздән алтын коябыз” дип аталган мастер-класста катнаштылар.

Әлеге чараны Казан шәһәренең “Яңа Савин районы Балалар иҗаты үзәге” өстәмә белем бирү педагогы Якупова Сиринә Алмаз кызы үткәрде. Иҗат кешесе буларак та, татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак та ул авазларның әйтелеше, интонациянең дөрес куелышы ни кадәр мөһим икәнлеген аңлатты. Кызыклы алымнар белән татар теленә хас авазларны ничек өйрәтергә мөмкинлеген күрсәтте. Укучылар бер үк шигырьне төрле интонация (шаккату, гаҗәпләнү, ирония, трагедия, мыскыл итү һ.б.) белән укырга өйрәнәләр, һәм әлеге алым аларда кызыксыну уята. Авазлар белән генә билгеле бер фикерне әйтү, конкрет ситуациядә төрле катлам кешеләренең бер үк фикерне төрлечә әйтүләре һ.б. уен төрләре мастер-классны тагын да җанландырды. Татарстанның төрле районнарыннан килгән укытучылар үзләре дә һәр уенда теләп катнашты. Аларның һәрберсе үз эшчәнлегендә файдалану өчен зур материал туплап киттеләр.

Мәгълүматны татар тел белеме кафедрасы доцент Р.К. Сәгъдиева әзерләде.