26 марта 2018
ГИМНАЗИЯ – МӘГАРИФ УЧАГЫ

2018 нче елның 12 – 30 март аралыгында Казан федераль университетының Г.Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбендә оештырылган “Гомуми белем бирү оешмаларында ФДББС ны тормышка ашырганда үткәрелә торган заманча дәресләр” исемле курсларда белемнәрен камилләштерүче татар теле һәм әдәбияты укытучылары татар тел белеме кафедрасы профессоры Ч.М. Харисова һәм доцент Р.К. Сәгъдиева белән берлектә 19 нче мартта Ф.Г. Аитова исемендәге 12 нче гимназиядә, 21 нче мартта  15 нче гимназиядә стажировка үттеләр. Әлеге чараларның бүгенге көн таләпләренә туры килгән “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә педагогик технологияләр” дигән бик актуаль темага уңышлы эшләп килгән гимназияләрдә оештырылуы очраклы хәл түгел, чөнки укытучылар коллективы бу өлкәдә зур нәтиҗәләргә ирешкән.

15 нче татар гимназиясе Татарстанның башкаласы Казан шәһәренең Киров районында урнашкан. Әлеге уку йорты – 1992 нче елның көзендә татар гимназиясе буларак эшли башлый. Ул –  гыйбрәтле һәм бай тарихлы мәгариф учагы.

Бу уку йорты элек-электән заман сулышын тоеп эшли һәм яши. Шуңа күрә дә анда еш кына фәнни-гамәли конференцияләр, укыту-методик семинарлар, төрле киңәшмәләр, очрашулар булып тора. Инде чирек гасыр дәвамында бу гимназияне оста оештыручы, педагогика фәннәре кандидаты, югары категорияле җитәкче, Татарстанның атказанган укытучысы Фәнит Фахраз улы Харисов җитәкли.

Республикабызның төрле районнарыннан килгән укытучыларда бу көнне 4 нче сыйныфта үткәрелгән сөйләм телен үстерү (югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Д.Р. Әхмәтҗанова), 7 нче сыйныфта караган татар теле (1 нче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Л.И. Минһаҗева) дәресләре зур кызыксыну уятты. Укучыларның туган телне өйрәнүгә булган омтылышы, алар белән эшләүнең төрле алымнары, төрле метод һәм чараларны файдаланып эшләү дәрес материалын нәтиҗәле итеп үзләштерүгә китерә. Анда заманча технологияләрне тормышка ашыруда мультимедиа чараларының да әһәмияте һичшиксез зур, укучыларның сөйләм телен үстерүдә, лингвистик компетенциясен камилләштерүдә аеруча әһәмиятле булуы турында сөйли. Бу уңайдан шуны да ассызыкларга кирәк: Ф.Ф. Харисов үз тирәсенә югары һөнәри осталыкка ия булган белгечләрне туплаган. Гимназия инде дистә еллар буена уку-укыту системасына IT технологияләрне кертү, укучыларда милли мәдәни компетенция булдыру буенча нәтиҗәле эшли, Республика һәм Россия күләмендә әлеге проблемага караган экспериментларда катнашып, семинарлар үткәрә. Укучылар алган белемнең сыйфаты югары булуы турында БДИ (ЕГЭ) нәтиҗәләре, төрле олимпиадаларда ирешкән уңышлар сөйли.

Югары категорияле рус теле һәм әдәбияты укытучысы, уку-укыту эшләре  буенча директор урынбасары Ф.С. Садыйкова  килгән кунакларга шәһәр шартларында эшли торган татар гимназиясендә ФДББСны тормышка ашырудагы үзенчәлекләргә киң тукталды. Россиянең мактаулы китапханә мөдире, В.Г. Халымбаджа исемендәге геология музее мөдире И.С. Гарәфетдинова “Шәхес тәрбияләүдә геология музееның роле” темасына зур һәм кызыклы эчтәлекле доклад белән чыкты.

Коллектив бердәм рәвештә яшь буынга заман таләпләре югарылыгындагы белем һәм тәрбия бирүдә армый-талмый хезмәт куя. Гимназиянең укуда, спорт һәм мәдәният өлкәсендә ирешкән уңышлары сокландыра. Ул алга карап, яңадан-яңа проектларны тормышка ашыруга омтылып яши, иҗат итә. Килгән кунаклар гимназиянең бай экспонатлы  геология музеенда экскурсиядә булдылар. Ул коллективның уртак тырышлыгы белән оештырылган. Россия китапханәләре арасында Гран при яулаган әлеге коллективта укучылар өчен бай һәм төрле мәгълүматлар бирердәй белем учагы – китапханә эшли. Ул да семинарда катнашучыларның күңеленә аеруча хуш килде.

Ф.Г. Аитова исемендәге 12 нче гимназия бүгенге көндә яңа бинада эшчәнлеген дәвам итә. Әлбәттә, яңача җиһазландырылган, матур итеп бизәлгән, бүгенге көн таләпләренә җавап бирә торган гимназия һәркемне сокландырды. Кызлар гына белем ала торган әлеге уку йортын Зөммәрәт Шамил кызы Нәгыймова җитәкли. Кызлар гына укыгангамы, әллә таләп шулай куелгангамы, гимназиядә аерым бер тынычлык, тәртип хөкем итә.

Көн дәвамында белемнәрен күтәрергә килгән татар теле һәм әдәбияты укытучылары төрле дәресләр карарга өлгерделәр. Миңнехуҗина Р.М., Сахрова Р.З., Вәлиева М.Н. һәм Нагимова З.Ш. үзләренең чын осталары икәнлеген дәлилләделәр, бик матур дәресләр күрсәттеләр. Һәр дәрестән бик күп кирәкле материал, бай тәрҗибә туплап китәргә мөмкинчелек булды. Директор урынбасары Вәлиева М.Н. гимназия тормышы, класстан тыш чаралар, төрле түгәрәкләрнең эшчәнлеге белән таныштырды.

Гимназия музейларга бик бай. Дәресләр арасында кунаклар Мәгариф музее, Ф.Аитова музее һәм Туфан Миңнуллин музее эшчәнлеге белән дә якыннан танышырга өлгерделәр.

Һәр ике очракта да стажировкада катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга тулы һәм тәфсилле җаваплар алдылар, үз чыгышларында хәзерге шартларда туган телне һәм әдәбиятны укытуның актуаль мәсьәләләренә тукталдылар, аларны хәл итү юллары турында бергәләп фикер алыштылар.

Мәгълүматны татар тел белеме кафедрасы профессоры Ч.М.Харисова, доцент Р.К. Сәгъдиева әзерләде.