15 марта 2018
Каюм Насыйри исемендәге XVI халыкара фәнни-гамәли яшьләр конференциясе үтте

14 март көнне Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Каюм Насыйри институты Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф идарәсе һәм Яшел Үзән муниципаль районының 10 нчы номерлы гимназиясе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе белән берлектә Каюм Насыйри исемендәге XVI халыкара фәнни-гамәли яшьләр конференциясен уздырды.

Быел әлеге чарада Татарстаннан тыш, Удмуртиядән, Чувашиядән, Башкортостаннан, Казахстаннан, Кыргызстаннан, Үзбәкстаннан, Латвиядән, Төркиядән, Япониядән дә яшь эзләнүчеләр үзләренең фәнни эшләре белән катнаштылар. Фәнни-тикшеренү эшләренең иң эчтәлеклеләре электрон җыентык формасында КФУ сайтына урнаштырылачак.

Материалны әзерләделәр: телләр һәм мәдәниятара багланышлар кфедрасы мөдире, Э.В.Гафиятова, телләр һәм мәдәниятара багланышлар кафедрасы доценты Л.Х.Шәяхмәтова


Сборник материалов