22 марта 2018
Фән һәм мәгариф йолдызы

19 нчы март көнне Казан федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында татар теле белеме кафедрасы профессоры, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Татарстанның атказанган укытучысы, Каюм Насыйри исемендәге премия, «Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен» исемле бүләк һәм бик күп Мактау грамоталары иясе, педагогика фәннәре докторы Чулпан Мөхәррәм кызы Харисованың 65 яшьлек юбилеена багышланган кичә үтте.

Профессор Ч.М. Харисова шактый еллардан бирле татар теле белеме өлкәсендә киң кырлы фәнни-педагогик эш алып бара: югары уку йортларында һәм мәктәпләрдә татар телен укытуның теориясе һәм практикасы, хәзерге татар әдәби теленең сүз ясалышы һәм морфологиясенә караган актуаль проблемалар белән бик актив шөгыльләнә. Ул шушы өлкәләргә караган 400 дән артык басылып чыккан хезмәт авторы, аларның йөздән артыгы – монография, программа, сүзлек, мультимедиа чаралары, дәреслекләр, кулланмалар, мәкаләләр. Соңгы  биш елда гына да аның  70 тән артык фәнни һәм укыту-методик хезмәте басылып чыккан.

Кичәне Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры, филология фәннәре докторы, профессор Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов башлап җибәрде. Ул Чулпан Мөхәррәм кызының татар телен саклап калу, үстерү, укыту буенча алып барган эшен югары бәяләде.

Кичәдә Чулпан Мөхәррәм кызы Харисованы гомер бәйрәме белән якташлары, сабакташлары, остазлары, хезмәттәшләре, дуслары һәм татар теле белеме кафедрасы коллективы котлады. Бәйрәмдә юбилярның тирән фикерле, заманча карашлы галимә, күпләгән укытучылар һәм яшь галимнәрнең остазы, киңәшчесе, студентлар өчен таләпчән һәм киң күңелле мөгаллим, фән эшлеклесе, педагог булуы билгеләп үтелде.

Мәгълүмат чыганагы: татар теле белеме кафедрасы

доценты Шакирова Г.Р.