19 марта 2018
Олпат галим

Бүгенге тизләтелгән прогресс кичергән, кеше факторын автоматлашу алмаштырган чорда халыкның рухи ягын кайгыртучы, милләт күрсәткече булган телнең һәр үзгәрешенә уяу булучылар күп түгел. Тел һәм әдәбиятны тирәнтен өйрәнүгә әһәмиятле өлеш керткән, әлеге өлкәләрдә монографик пландагы ныклы хезмәтләр язган галимнәрнең күбесе безнең арабызда юк, ә аларның фәнни юнәлешен дәвам итүчеләр дә инде шактый олы яшьтә. Киләчәк буыннарны милләт җанлы, ачык аңлы, зыялы һәм белемле шәхес итеп тәрбияләргә сәләтлеләр һичшиксез олылауга һәм хөрмәткә лаек. Татар фәне үсешенә зур өлеш керткән, бик күп студентларны галим итеп үстерүче шундый галимнәрнең берсе – филология фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Юсупов Фәрит Йосыф улы.

14 нче март көнне, Казан (Идел буе) федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар теле белеме кафедрасында үткәрелеп килә торган «Хәзерге татар теленең актуаль проблемалары» дигән тел түгәрәге кысасында олпат галим Фәрит Йосыф улы Юсупов белән очрашу булып узды.

Фәрит Йосыф улы Юсупов, татарлар яшәгән төрле өлкәләргә экспедицияләр оештырып, анда яшәүчеләрнең тел үзенчәлекләрен, этнографиясен өйрәнә, бай тарихи һәм тел материаллары туплый. Галимнең татар сөйләшләренә багышланган монографияләре, аерым алганда, Себер татарларын өйрәнү буенча дөнья күргән хезмәтләре бүген дә кызыклы һәм актуаль. Фәрит Йосыпович татар фәне мәйданында татар һәм рус мәктәпләре өчен дәреслекләр, уку-укыту кулланмалары язучы буларак та билгеле. Ул – татар дөньясында гына түгел, төрки фәнни дөньяда да билгеле галим. Бүгенге көндә Төркиянең 129 университетында аның китапларын дәреслек буларак кулланалар. Бу исә аның үзебезнең татар галиме булуы белән горурланырга мөмкинлек бирә һәм Фәрит Йосыф улының күпкырлы шәхес булуын ассызыклый.

Кичә формаль утырышка гына кайтып калмыйча, җылы атмосферада, галимнең студентлар белән фикер алышу, аларның сорауларына җавап бирү формасында алып барылды. Фәрит Йосыф улы кичәдәгеләргә үзенең фәнгә килү юлы турында бәян итте, студентларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде, кызыклы вакыйгалар сөйләде, үзенең киңәшләрен, хәер-фатихасын бирде. Бүгенге тел белән бәйле шактый катлаулы вазгыятьтә беркадәр югалып калган беренче курс студентларының күңелендә галим өмет чаткылары кабызды: «Татар бүлегендә укыган студентлар беркайчан да югалып  калмый. Филология юнәлеше булсын, булсын ул педагогика юнәлеше – икесе дә искиткеч әһәмиятле һәм кирәкле белгечлекләр. Үз телен өйрәнгән кешеләр киләчәктә зыялы һәм белемле шәхесләр буларак танылырга сәләтле». Гомерен фәнгә, телне өйрәнүгә багышлаган шәхес авызыннан яңгыраган бу сүзләргә ышанасы килә.

Галим фикеренчә, тел өйрәнү – бүгенге көндә иң актуаль мәсьәләләрнең берсе. Татар телен өйрәнү дә моннан читтә түгел, чөнки татар теле – башка телләр кебек үк мөстәкыйль, тулы канлы тел. Татар тел белеме исә – бүтән башка фәннәр белән бер дәрәҗәдә каралырга хокуклы фән. Шуннан чыгып, Фәрит Йосыф улы студентларны фәнгә килергә, катлаулы мәсьәләләргә алынырга курыкмаска өндәде.

Түгәрәктә шулай ук галим үзенең төрле өлкәләргә, илләргә сәяхәт итүе һәм әлеге сәяхәтләрнең диалектология фәне белән тыгыз бәйләнеше турында сөйләде. Галимнең оста бакчачы булуы, яшелчә һәм җиләк-җимеш белән бергә чәчәкләр, каштаннар үстерүе турындагы мәгълүмат студентларда аеруча зур кызыксыну уятты. Моңарчы аны тел белеме галиме, диалектология буенча язган саллы хезмәтләр авторы буларак кына белгән студентлар Фәрит Йосыповичны икенче яктан ачтылар. Гөлләр яратучы нечкә күңелле кешенең, татар телен үстерүгә өлеш кертә алырдай хезмәтләр язып, үз тавышын ишеттерә һәм татар милләтен үз гамәлләре аша башка илләргә танытуы галимнең чын татар ире булуын күрсәтә, соклану хисләре уята.

Кичә ахырында студентлар Фәрит Йосыф улына рәхмәтләрен белдерделәр. Очрашу тәмамланды, шул чара ахырында ясалган күмәк фотосурәт тарих битләрендә калыр, киләчәк буыннар өчен кадерле ядкяр булыр дип өметләнәбез.

Мәгълүматны татар теле белеме кафедрасы доценты Г.К. Һадиева, 4 курс студенты И.М. Гайфуллина әзерләде.