13 марта 2018
Г.Тукай исемендəге Татаристика һəм тюркология югары мəктəбе студенты россиякүлəм бəйгедə лауреат исеменə лаек булды

21 февральдə Мəскəүнең Ф.М.Достоевский исемендəге китапханəсендə "Халыкара яшь журналистлар - 2017" конкурсының җиңүчелəрен һəм лауреатларын бүлəклəү тантанасы булып узды. Чарада Г.Тукай исемендəге Татаристика һəм тюркология югары мəктəбе студенты Зилə Мөбəрəкшина да катнашты, ул "Халыкара өлкəлəрне яктыртучы журналист" номинациясендə лауреат дəрəҗəсенə лаек дип табылды.

Зилə Мөбəрəкшина бəйгегə «Интертат» электрон газетасында чыккан «Татар теле дөньямны бизи: чит миллəт кешелəре татар телен ни өчен өйрəнгəн?» мəкалəсен тəкъдим иткəн иде.

Əлеге конкурс Халыкара эшлəр буенча Россия советы белəн берлектə, Россиянең журналистлар Союзы, "Международная жизнь" журналы, "Интерфакс" мəгълүмат агентлыгы һəм "Россия в глобальной политике" журналы ярдəмендə оештырылды.

Конкурсның мəгълүмати партнерлары: Газета.ru һəм "Эксперт" медиахолдингы, җиңүчелəрне бүлəклəүдə Халыкара эшлəр буенча Россия советының президенты Игорь Иванов рəислегендəге жюри əгъзалары катнашты.

Бүлəклəү тантанасында шулай ук Халыкара эшлəр буенча Россия советының генераль директоры Андрей Кортунов, "Россия в глобальной политике" журналының баш мөхəррире Федор Лукьянов, журналистлар Союзының рəисе Всеволод Богданов катнашучыларга үзлəренең җылы телəклəрен җиткерде.

Жюри əгъзалары билгелəп үткəнчə, финал өчен көрəш быел шактый авырга туры килгəн. "Гаризаларның саны рекорд куйды",-ди оештыручылар. Катнашу өчен барлыгы 169 гариза финалга узган, ə 228 кеше катнашырга телəк белдергəн. Бу 2016 ел белəн чагыштырганда 60% күбрəк. "Иң яхшы аналитик мəкалə" номинациясе иң популяр булган, монда гаризаларның 37% туры килгəн. Икенче урында исə "Иң яхшы интервью" (23%) номинациясе. "Шуңа күрə дə финалга күпчелек яхшы язмалар элəгə алмый калды, авторларның кəефлəре төшмəсен иде, без конкурстан тыш та һəрвакыт журналистлар белəн хезмəттəшлек итəргə əзер",-диде Игорь Иванов.

Кайбер номинациялəрдə финалистлар уннан артып киткəн, чөнки автолар бертигез баллар җыйган. Номинациялəрнең исемлеге: "Иң яхшы аналитик мəкалə", "Иң яхшы интервью", "Иң яхшы репортаж", "Начинающий журналист-международник" һəм яңа номинация - "Халыкара проблематика буенча иң яхшы фотография". Иң яшь катнашучыга 16 яшь булса, иң өлкəн катнашучыга 27 яшь.

Конкурста 2017 елның 1 сентябреннəн алып 2017 елның 30 сентябренə кадəр чыккан материаллар кабул ителде. Конкурсның максаты - яшь журналистларны халыкара глобаль дəрəҗəдəге проблемаларга җəлеп итү.

Источник информации: Дамир Хуснутдинов, http://m.tatar-inform.tatar/news/2018/02/22/158556/