02 марта 2018
Яшь эзләнүчеләр белән очрашу

Габдулла Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбенең гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты М.Р.Саттарова, татар тел белеме кафедрасы доценты Р.К. Сәгъдиева һәм өлкән укытучы Г.Р. Шакирова 28 нче февраль көнне Казан шәһәренең 33 номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбендә “Яшь эзләнүче” дип аталган IX фәнни-гамәли конференциянең татар филологиясе секциясе комиссиясендә эшләде. Конференциядә катнашучы укучыларның чыгышлары татар теле һәм әдәбиятының бүгенге көн өчен актуаль булган темаларына багышланган иде. Әмирхан Еники, Туфан Миңнуллин, Роберт Миңнуллин кебек яратып укыла торган авторларның иҗатына бәйле ата-ана һәм бала мөнәсәбәтләренең бүгенге көн күзлегеннән әһәмияте, татар халкының кием-салымнары, ризыклары аша гәүдәләнә торган милли мәдәниятенең бүгенге хәле кебек уйландыра торган темаларга чыгышлар аеруча кызыклы булды.

Әлеге чара югары уку йорты һәм урта белем бирү оешмалары арасында белем һәм тәрбия бирү мәсьәләләренә бәйле дәвамлы эшчәнлек булдыруда бер адым. Мондый чараларда аралашу югары мәктәпкә үсеп килүче буынның нинди мәсьәләләр белән кызыксынуын аңларга ярдәм итә. ә булачак абитуриентларга Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында белгечләр әзерләү юнәлешләре турында хәбәрдар булу мөмкинлеген тудыра.

Чыганак: Гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты М.Р.Саттарова