Уфа шәһәрендә ел саен үткәрелә торган “Ана теле 2018” дип исемләнгән X Бөтенроссия педагогик осталык конкурсы узды. Әлеге бәйге елдан-ел зур традиция төсен ала бара. Бәйгедә студентларыбыз югары нәтиҗәләргә ирештеләр. Быелгы бәйге дә шуңа мисал. 4 курс студенты Долгова Лариса (җитәкчесе: татар әдәбияты кафедрасы доценты Мотыйгуллина Әлфия Рухулловна) – I урынга лаек булды, 5 курста белем алучы Хабибуллина Динара (җитәкчесе: татар теле белеме кафедрасы доценты Хөснетдинов Дамир Хәйдәрович) – III урын яулады.
Кызлар үзләрен иҗади яктан гына түгел, ә заман белән бергә атлап баруларын да уңышлы итеп күрсәттеләр. Конкурсның иң җаваплы этапларының берсе булып студентларның Уфа шәһәренең 84нче татар гимназиясендә дәресләр бирүләре булды.
Җиңүчеләрне Башкортостан татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе урынбасары Альбина Хәлиуллина, Бөтендөнья татар конгрессының мәгариф эшләре буенча вәкиле Гөлүзә Гаскәрова, “Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррир урынбасары Фәнис Гәрәев котлады.
Студентларыбызны җиңүләре белән котлыйбыз! Киләчәктә дә һөнәри һәм иҗади уңышлар теләп калабыз!