22 февраля 2018
ТЕЛ ҺӘМ МӘДӘНИЯТ: ЯШЬЛӘРЧӘ КАРАШ

21 нче февраль – Халыкара туган тел көне. Әлеге бәйрәм уңаеннан Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында “Төрки лингвокультурология: проблемалар һәм перспективалар” темасына багышланган IX Халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрелде.

Конференциянең максаты – филология һәм культурологиянең үзара хезмәттәшлеге нигезендә туган проблемаларны һәм перспективаларны билгеләү, аерым фәннәрнең кисешү нокталарын һәм теоретик-методологик үзенчәлекләрен ачыклау, югары, махсус урта һәм гомуми урта белем бирү йортларында укучыларны кызыксындырган уртак мәсьәләләр буенча тәҗрибә уртаклашу.

Конференциядә урта һәм югары һөнәри белем бирү учреждениеләрендә белем алучы 100 дән артык укучы һәм студент катнашты. Катнашучыларның географиясе игътибарга лаек: быел Татарстан Республикасында гына түгел, Россия Федерациясе төбәкләрендә, шул исәптән Башкортостан, Удмуртия, Чувашия, Саха (Якутия) республикаларында, Пенза өлкәсендә белем алучы укучылар һәм студентлар белән беррәттән, чит ил, аерым алганда, Япония, Төркия, Кытай һәм Казахстан студентлары һәм магистрантлары да конференциядә катнашырга теләк белдерде.

Конференцияне Казан федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов ачып җибәрде. Ачылыш тантанасында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Татарстан Республикасы халыклары мәдәниятен һәм телләрен үстерү идарәсенең Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү секторы мөдире Рүзәл Фәиз улы Мөхәммәтшин залдагы халыкны Халыкара туган көн теле белән котлады. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы төбәкара хезмәттәшлек секторының әйдәп баручы консультанты Әлфия Гафиятулла кызы Әхәтова туган телләрне саклау мәсьәләләренә караган фикерләре белән уртаклашты, конференциядә катнашучыларга уңышлар теләде. Институтның Габдулла Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбе директоры А.Ш. Юсупова кафедраларның эшчәнлеге, гамәлгә ашырыла торган проектлар һәм программалар, киләчәккә планнар белән таныштырды. Тантанада шулай ук М.К. Амосов исемендәге Төньяк-Көнчыгыш федераль университеты студентлары, Пенза өлкәсеннән һәм Чувашия Республикасыннан килгән катнашучылар, Удмуртия Республикасы социаль-педагогик көллияте укытучысы В.Х. Хәкимова әлеге чарага карата теләк-фикерләрен белдерделәр. Россиянең төрле төбәкләреннән, чит илләрдән килгән студентлар үз туган телләрендә шигырьләр сөйләде. Ачылу тантанасы күмәкләп “Туган тел” җырын җырлау белән тәмамланды.

Конференция секцияләрендә төрки лингвокультурологиянең мөһим мәсьәләләре, аерым алганда, телнең җәмгыять һәм мәдәният белән бәйләнеше; тәрҗемә һәм мәдәниятара багланышлар; мәдәни-тарихи мирас һәм традицияләр кебек сораулар каралды; төрки-татар тел белеменең фәнни һәм гамәли проблемалары, әдәби-эстетик эзләнүләр һәм башка шундый мәсьәләләр хакында фикер алыштылар. Катнашучыларның барысына да сертификатлар тапшырылды, уңышлы чыгыш ясаучылар дипломнар белән бүләкләнде.

Мәгълүмат чыганагы: гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доцентлары Г.Р.Мөгътәсимова, Р.С.Нурмөхәммәтова