21 февраля 2018
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ ЙОРТЫНДА

2018 нче елның 5 нче мартыннан 22 нче февраленә кадәр Казан федераль университетының Г.Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбендә үткәрелә торган “Гомуми белем бирү оешмаларында ФДББС ны тормышка ашырганда үткәрелә торган заманча дәресләр” исемле курсларда белемнәрен камилләштерүче татар теле һәм әдәбияты укытучылары татар тел белеме кафедрасы профессоры Ч.М. Харисова һәм доцент Р.К. Сәгъдиева белән берлектә 2018 нче елның 13 нче февралендә Габдулла Тукай исемендәге 1 нче гимназиядә, ә 19 нчы февральдә Ф.Г. Аитова исемендәге 12 нче гимназиядә  стажировка үттеләр. Әлеге чараларның бүгенге көн таләпләренә туры килгән “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә педагогик технологияләр” дигән бик актуаль темага уңышлы эшләп килгән гимназияләрдә оештырылуы очраклы хәл түгел, чөнки укытучылар коллективы бу өлкәдә зур нәтиҗәләргә ирешкән.

Габдулла Тукай исемендәге 1 нче татар гимназиясе Татарстанның башкаласы Казан шәһәренең нәкъ уртасында – Яңа бистәдә урнашкан. Әлеге уку йорты – 2017 нче елның көзендә 100 еллык юбилеен үткәргән гыйбрәтле һәм бай тарихлы мәгариф учагы. Ул – элек-электән заман сулышын тоеп эшли торган белем йорты. Шуңа күрә дә анда еш кына фәнни-гамәли конференцияләр, укыту-методик семинарлар, төрле киңәшмәләр, очрашулар, симпозиумнар уза тора. Ике дистәгә якын бу гимназияне оста оештыручы, югары категорияле җитәкче, Татарстанның атказанган укытучысы Гөлфия Гаяз кызы Шәмсиева җитәкли.

Республикабызның төрле районнарыннан килгән укытучыларда бу көнне 4 нче сыйныфта үткәрелгән кытай теле (укытучы Ә.Ә. Идрисова), 3 нче сыйныфта караган инглиз теле (укытучы Л.Р. Сәгзиева) дәресләре зур кызыксыну уятты. Укучыларның чит телләрне өйрәнүгә булган омтылышы, алар белән эшләүнең төрле алымнары, интенсив формада һәм ситуатив-тематик принципны алга куеп эшләү дәрес материалын нәтиҗәле итеп үзләштерүгә китерә. 6 нчы һәм 3 нче сыйныфларда уздырылган татар теле дәресләре (укытучылар Л.М. Шәйхетдинова, Г.Ә. Җәләева) заманча технологияләрне тормышка ашыруда мультимедиа чараларының әһәмияте, һичшиксез, зур, укучыларның сөйләм телен үстерүдә, лингвистик компетенциясен камилләштерүдә файдалы булуы турында сөйли. Бу уңайдан шуны да ассызыкларга кирәк: Г.Г. Шәмсиева үз тирәсенә югары һөнәри осталыкка ия булган белгечләрне туплаган. Гимназия инде дистә еллар буена мәгариф системасына IT технологияләрне кертү буенча уңышлы эшли, Республика һәм Россия күләмендә әлеге проблемага караган экспериментларда катнашып, семинарлар үткәрә. Укучылар алган белемнең сыйфаты югары булуы турында БДИ (ЕГЭ) нәтиҗәләре, төрле олимпиадаларда ирешкән уңышлар сөйли.

Югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы, уку-укыту эшләре  буенча директор урынбасары Ч.Р. Рамазанова  килгән кунакларга шәһәр шартларында эшли торган татар гимназиясендә ФДББСны тормышка ашырудагы үзенчәлекләргә киң тукталды.

Коллектив бердәм рәвештә яшь буынга заман таләпләре югарылыгындагы белем һәм тәрбия бирүдә армый-талмый хезмәт куя. Гимназиянең укуда, спорт һәм мәдәният өлкәсендә ирешкән уңышлары сокландыра. Ул алга карап, яңадан-яңа проектларны тормышка ашыруга омтылып яши, иҗат итә. Килгән кунаклар гимназиянең бай экспонатлы  музеенда экскурсиядә булдылар. Коллективның тырышлыгы белән оештырылган “Җәяүле экскурсия” проектын тормышка ашыру үзенчәлекләре аларның күңеленә аеруча хуш килде.

Ф.Г. Аитова исемендәге 12 нче гимназия бүгенге көндә яңа бинада эшчәнлеген дәвам итә. Әлбәттә, яңача җиһазландырылган, матур итеп бизәлгән, бүгенге көн таләпләренә җавап бирә торган гимназия һәркемне сокландырды. Кызлар гына белем ала торган әлеге уку йортын Зөммәрәт Шамил кызы Нәгыймова җитәкли. Кызлар гына укыгангамы, әллә таләп шулай куелгангамы, гимназиядә аерым бер тынычлык, тәртип хөкем итә.

Көн дәвамында белемнәрен күтәрергә килгән татар теле һәм әдәбияты укытучылары төрле дәресләр карарга өлгерделәр. Миңнехуҗина Р.М., Сахрова Р.З., Хуҗина Р.Т. һәм Насыйбуллина Г.З. үзләренең чын осталары икәнлеген дәлилләделәр, бик матур дәресләр күрсәттеләр. Һәр дәрестән бик күп кирәкле материал, бай тәрҗибә туплап китәргә мөмкинчелек булды. Директор урынбасары Вәлиева М.Н. гимназия тормышы, класстан тыш чаралар, төрле түгәрәкләрнең эшчәнлеге белән таныштырды.

Гимназия музейларга бик бай. Дәресләр арасында кунаклар Мәгариф музее, Ф.Аитова музее һәм Туфан Миңнуллин музее эшчәнлеге белән дә якыннан танышырга өлгерделәр.

Һәр ике очракта да стажировкада катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга тулы һәм тәфсилле җаваплар алдылар, үз чыгышларында хәзерге шартларда туган телне һәм әдәбиятны укытуның актуаль мәсьәләләренә тукталдылар, аларны хәл итү юллары турында бергәләп фикер алыштылар.

Мәгълүматны татар тел белеме кафедрасы профессоры Ч.М.Харисова, доцент Р.К. Сәгъдиева әзерләде.