18 февраля 2018
Белемнәрен камилләштерергә килгән укытучылар стажировкада

Казанның Яңа Савин районында урнашкан 49 нчы  гомуми белем бирү оешмасында шушы елның 2 нче февралендә Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г.Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбе оештырган курсларда белемнәрен камилләштерүче укытучылар өчен стажировка-семинар үткәрелде (директор – А.С. Бромберг, уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары А.А. Якимова). Аның җитәкчесе – тел белеме кафедрасы профессоры, педагогика фәннәре докторы Ч.М. Харисова. Әлеге мәктәптә зур тәҗрибә туплаган югары категорияле татар теле укытучылары ачык дәресләр бирделәр (Исмәгыйлева Ф.И., Сираҗетдинова З.П., Сабирова Г.Р.). Мәктәптә уңышлы эшләп килгән Г. Тукай исемендәге музей (җитәкчесе – Исмәгыйлева Ф.И.) экспонатлары белән танышу да кунакларда зур кызыксыну уятты. 

Әлеге төркем 6 нчы февральдә тел белеме кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Р.К. Сәгъдиева җитәкчелегендә Яңа Савин районының 71 нче  гомуми белем бирү оешмасында да стажировкада булдылар (директор – Т.Р. Шакирова, милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары Р.Р. Кашапова). Укытучылар В.Н. Мещерякова системасы буенча үткәрелгән дәресне карадылар. Аны беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы А.Р. Хәйруллина күрсәтте. “Татар халык ашлары”, “Өлкәннәр һәм кечкенәләр” дип исемләнгән дәресләр дә югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Беренче категорияле тарих укытучысы Г.Г. Халикова мәктәп музееның эшчәнлеге белән дә таныштырды. С.А. Якупова уздырган “Без тамаша кылабыз, сүздән алтын коябыз” дип аталган мастер-класстан да укытучылар үзләренә бик зур тәҗрибә тупладылар.

Һәр очракта да соңыннан укытучылар уку-укыту өлкәсенә караган актуаль проблемалар, тел өйрәтү турында тупланган тәҗрибәләре хакында фикер алыштылар. Стажировка барлык укытучыларда да бик уңай тәэсир калдырды.

Мәгълүматны әзерләделәр: тел белеме кафедрасы профессоры Ч.М. Харисова, доцент Р.К. Сәгъдиева.