10 декабря 2017
"Халкым мирасы" эссе конкурсының җиңүчеләре билгеле булды

Әлеге бәйгедә 102 укучы катнашты: халкыбызның тутыкмас мирасы булган җырларыбыз, милли көйләребез, әсәрләребез, биюләребез һәм башка рухи байлыкларыбыз турында Казаннан гына түгел, ә Пенза өлкәсеннән дә, ерак Кыргызстан Республикасы башкаласы Бишкәктән дә, Мәскәүдән дә, Уфадан да яздылар. Бу инде төрле төбәктә мирасыбызга карата тирән ихтирам барлыгын һәм аны сакларга омтылуны дәлилли. Эшләрнең күп булуын исәпкә алып, җиңүчеләрне һәр регионда аерым билгеләргә фикер кылынды.

Шулай итеп, Бишкәк шәһәре укучыларыннан түбәндәге каләм тибрәтүчеләр җиңүгә лаек булды:

1 нче урын – Надия Давлетова, Кыргыз-Рәсәй славян университеты студенты

2 нче урын – Таранова Зөлфия, Бишкәк шәһәренең 23нче гимназиясе укучысы

3нче урын – Рамилә Хузахметова, Бишкәк шәһәренең 13нче урта белем бирү мәктәбе укучысы

3 нче урын – Карина Алиева, Бишкәк шәһәренең 66нчы урта белем бирү мәктәбе укучысы.

Астана шәһәреннән түбәндәге яшь иҗатчылар җиңү яуладылар:

1 нче урын – Әминә Ситдикова, Л.Н.Гумилев исемендәге Евразия милли университеты студенты;

2 нче урын – Рашид Аружан, Астана шәһәренең якшәмбе мәктәбе укучысы;

3 нче урын – Рената Саттарова, Астана шәһәренең якшәмбе мәктәбе укучысы;

3нче урын – Илья Семенков, Астана шәһәренең якшәмбе мәктәбе укучысы.

Санкт-Петербург шәһәреннән түбәндәге студентлар җиңде:

1 нче урын – Максим Кузнецов, Санкт-Петербург дәүләт университеты студенты;

2 нче урын – Шамил Бикчәнтәев, Санкт-Петербург дәүләт аэрокосмос приборларын төзү университеты студенты;

3 нче урын – Ксения Демина, Ижау дәүләт авыл хуҗалыгы академиясе студенты.

Свердлау өлкәсеннән түбәндәге яшь каләм тибрәтүчеләр җиңде:

2 нче урын – Энҗе Каюмова, Свердлау өлкәсе Красноуфимск педагогия көллияте студенты;

3 нче урын – Миләүшә Шәехова, Свердлау өлкәсе Әҗегол урта мәктәбе укучысы;

3 нче урын – Вәлиев Рөстәм, Свердлау өлкәсе Әҗегол урта мәктәбе укучысы.

Мәскәү шәһәреннән түбәндәге укучылар җиңде:

1 нче урын – Ильяс Хөснетдинов, М.Җәлил исемендәге 1186нчы татар этнокомпонентлы мәктәп укучысы

2 нче урын – Александра Лукманова, М.Җәлил исемендәге 1186нчы мәктәп укучысы

3 нче урын – Сафия-Гульбахар Хузина, М.Җәлил исемендәге 1186нчы татар этнокомпонентлы мәктәп укучысы

3 нче урын – Рафаэль Уразляев, М.Җәлил исемендәге 1186нчы татар этнокомпонентлы мәктәп укучысы

Уфа шәһәреннән түбәндәге яшь сүз осталары җиңүгә лаек булдылар:

1 нче урын – Алина Тимашева, М.Акмулла исемендәге БДПУ студенты

2 нче урын – Адилә Забирова, М.Акмулла исемендәге БДПУ студенты

2 нче урын – Альбина Шарифуллина, М.Акмулла исемендәге БДПУ студенты

3 нче урын – Луиза Ульданова, М.Акмулла исемендәге БДПУ студенты

Пенза өлкәсеннән катнашучылар арасында җиңүчеләр түбәндәгеләр:

1 нче урын – Алина Карамышева, Пенза өлкәсе Кикин урта мәктәбе укучысы;

2нче урын – Юлия Девликамова, Пенза өлкәсе Кикин урта мәктәбе укучысы;

2 нче урын – Амира Янгуразова, Пенза шәһәренең 71нче урта белем бирү мәктәбе укучысы;

3нче урын – Фәрит Җаббаров, Пенза дәүләт аграр университеты студенты;

3нче урын – Гөлия Мельзетдинова, Пенза өлкәсе Индерка урта мәктәбе укучысы;

3нче урын – Ринат Девликамов, Пенза өлкәсе Кикин урта мәктәбе укучысы.

Казан шәһәре һәм республикабыз районнарыннан катнашкан мәктәп укучылары арасында җиңү яуладылар:

1 нче урын – Алия Биктимирова, Казан шәһәренең 125 нче гимназиясе укучысы;

2 нче урын – Вәсилә Нигматуллина, Биектау районы Ямаширмә урта мәктәбе укучысы;

2 нче урын – Алинә Болгарова, Казан шәһәренең М.С.Устинова исемендәге 102 нче гимназия укучысы;

3 нче урын – Айгизә Абдуллина, Казан шәһәре 180нче күп профильле полилингваль гимназия укучысы;

3 нче урын – Арслан Сабирҗанов, Казан шәһәренең 27 нче гимназиясе укучысы.

Казан югары уку йортларында укучы студентлар арасында җиңделәр:

1 нче урын – Раилә Фәхретдинова, Казан федераль университеты студенты;

2 нче урын – Руслан Сәетмухаметов, Казан федераль университеты студенты;

2 нче урын – Рената Насыйбуллина, Казан федераль университеты студенты;

3 нче урын – Фирүзә Кадыйрова, Казан федераль университеты студенты;

3 нче урын – Резидә Курамшина, Казан федераль университеты студенты;

3 нче урын – Инзилә Хафизова, Казан федераль университеты студенты;

3нче урын – Эльвина Миңнуллина, Казан федераль университеты студенты;

3нче урын – Лилия Нуретдинова, Казан федераль университеты студенты.

 

Мәгълүматны әзерләделәр: телләр һәм мәдәниятара багланышлар кафедрасы доцентлары Ләйсән Шәяхмәтова, Лилия Мөхәрләмова.