09 февраля 2018
Мәскәүлеләр Казанда үткән татар теле һәм әдәбиятыннан төбәкара олимпиадада катнашылар

3 – 6 февральдә Казанда татар теле һәм әдәбиятыннан төбәкара олимпиада узды. Олимпиадада Россия Федерациясенең 20 регионыннан 100 дән артык укучы балалар катнашты. Бу мәртәбәле бәйгедә Мәскәүнең Муса Җәлил исемендәге 1186 нчы мәктәпнең 10 сыйныф укучылары Умургулов Ринат, Абдрашитов Салих һәм Каюм Насыйри институтының мәдәни һәм белем бирү үзәге укучысы Каюмов Ильнар да катнаштылар. Егетләр сынатмадылар: Ринат белән Ильнар татар теленнән, ә Салих татар әдәбиятыннан призлы урыннарга лаек булдылар. Укучылар татар теле һәм әдәбиятыннан үзара белем осталыкларын сынаудан тыш, күп кенә мәдәни чараларда да катнашты.

Язучылар, галимнәр, шагыйрьләр һәм сәнгать әһелләре белән очрашу, Кәрим Тинчурин театрында “Төш” спектаклен карау – болар һәммәсе дә балаларның рухи дөньясын баетуга багышланган иде. Өстәмә бирем булып, укучыларга күренекле шагыйрь Роберт Миңнуллинның шигырьләрен яттан сөйләргә кирәк иде. Безнең мәктәп укучылары бу бәйгедә дә актив булдылар. Каюм Насыйри үзәге укучысы Каюмов Ильнар – I урынга, Умургулов Ринат III урынга лаек булдылар, ә Абдрашитов Салих иң яхшы сөйләүче ун укучы исемлегенә керде. Балалар олимпиададан күтәренке күңел белән кайтып киттеләр.

Источник информации: методист Саитова Л.Ф.