06 февраля 2018
Ркаил Зәйдулла: "Без гадирәк язганбыз..."

31 гыйнвар көнне Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең тәнкыйть секциясе һәм «Әллүки» әдәби иҗат берләшмәсенең берләштерелгән утырышы булып узды. Әлеге чарада өч яшь шагыйрә − «Әллүки» әдәби иҗат берләшмәсе җитәкчесе Гүзәл Закирова, әллүкичеләр Ләйлә Хәбибуллина һәм Гелүсә Шиһаповаларның иҗатына танылган шагыйрьләр һәм тәнкыйтьчеләр Марсель Галиев, Ркаил Зәйдулла, Әлфәт Закирҗанов, Ләйлә Минһаҗева тарафыннан бәя бирелде.

Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты Марсель ага Галиев яшь шагыйрьләрне гади генә детальләргә дә игътибарлы булырга чакырды. «Шагыйрьлек исем-фамилияне ни рәвешле язудан ук башлана, − диде ул, кызларны беркадәр аптырашка калдырып. − Менә сез «Закирова Гүзәл» дип язгансыз. Ә шагыйрь булсын өчен аны әйләндереп капларга кирәк − Гүзәл Закирова булсын!»

Марсель Галиев яшь чакта күпләрнең ак шигырь белән мавыкканнарын аңлатты. «Андый алама шигырь озын гомерле түгел ул, шигърият таләбе бар, бу − ритм, рифманың саклануы. Сез алама формаларга кызыкмыйсыз, анысы әйбәт. Әмма образларны бик аңлап кулланырга кирәк!» Остаз Гүзәл Закирова һәм Ләйлә Хәбибуллинага беренче шигъри җыентыкларын Татарстан китап нәшриятында бастырырга киңәш бирде һәм Язучылар берлегеннән нәшриятта «Шагыйрьнең беренче китабы» сериясен яңартуны сорарга тәкъдим итте. «Һәр шигырьгә аерым хөрмәт кирәк, − диде ул, − һәр шигырь аерым биттә басылырга тиеш. Иң яхшы мәктәп ул − редактор».

Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты, шагыйрь Ркаил Зәйдулла да кызларга хәерхаклы икәнен белдерде. «Өчесендә дә стихия бар. Сурәтле фикерләүгә омтылу көчле. Без яшь чакта гадирәк язганбыз икән. Хәзерге яшьләрдә сыйфат үзгәреше бар, заманнан киләме соң ул? Шигырь − яшьлек бит инде ул. Мәхәббәт. Кызларда эчке монолог күп, гомуми сурәт. Кайбер сүзләр аңлашылып та бетми, катнаш техника кулланалар, ә цезура, вәзен төгәл булырга тиеш», − дип, шагыйрь студент кызларга үзенең киңәшләрен җиткерде.

Казан федераль университеты мөгаллиме Ләйлә Минһаҗева да кызларның уңыш-табышларына сөенүен әйтте, шул ук вакытта һәр сүзнең мәгънәсенә игътибарлы булырга чакырды. «Белем һәм тәҗрибә кирәк. Шигърият теле − әдәби тел, шуңа күрә әдәби телдәге сүзләрне кулланырга киңәш итәм. Әлбәттә, күп кенә образлар борынгы әдәбияттан, фольклордан ук килә. Шигырьдә мәгънә, хис, логик эзлеклелек булуы кирәк. Кызларда зур өмет бар, киләчәктә дә әдәбиятта күренегез», − диде ул, кызларга уңышлар теләп.

Әлфәт Закирҗанов кызларга мәхәббәт белән бәйле чәчелеп китү хас икәнен күрсәтте. Кызларның шигырьләреннән күп кенә мисаллар китереп, тәнкыйтьче лирик геройга хас булган эчке сызлануны, мәхәббәт фәлсәфәсен билгеләде. «Болар − яшьлеккә хас күренешләр. Төгәллек, пөхтәлек  ягыннан Ләйлә − алдынгы, аның шигырьләре дә реаль дөнья белән күбрәк бәйләнгән. Гелүсәдә исә сызлану − экзистенциализм авазлары күбрәк. Гүзәл фәлсәфи фикерләве белән алда бара».

Залдагы башка язучылар да − ТР Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, аның беренче урынбасары Рәмис Аймәт, «Идел» журналы баш мөхәррире Радик Сабиров, шагыйрь Рифат Җамал − барысы да яшьләрнең өметле булуына басым ясадылар.

Утырышта кызларга «Шагыйрьнең беренче китабы» сериясендә үзләренең җыентыкларын әзерләргә киңәш ителде һәм Язучылар берлеге тарафыннан ярдәм күрсәтеләчеге әйтелде.

 

Халисә Ширмән, «Әллүки» әдәби иҗат берләшмәсе кураторы

Фотолар өчен «Татаринформ» мәгълүмат агентлыгына рәхмәт белдерәбез.