19 января 2018
Татар теленнән Регионара предмет олимпиадасы үтте

17нче гыйнвар көнне Казан федераль университетында кабат Регионара предмет олимпиадасының Интернет туры   җиңүчеләре җыелды.  Моңа кадәр, компьютер аша  җаваплар  җибәреп, биремнәр башкарсалар, бу көнне татар телен иң яхшы  белүче IX, X, XI сыйныф укучылары данлыклы  КФУ биналарында  очраштылар. Араларында республиканың  Казан, Әлмәт, Яр Чаллы, Түбән Кама, Зәй шәһәрләреннән һәм  Минзәлә, Мөслим, Балтач, Кукмара, Буа, Арча муниципаль районнарыннан килүчеләр шактый иде.

Олимпиада Л.Толсой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г.Тукай исемедәге татаристика һәм тюркология Югары мәктәбе укытучылары һәм КФУның мәгариф департаменты ярдәмендә оештырылды һәм Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә үтте. Әлеге соңгы турда  барлыгы -162 укучы катнашты.  Алар тел белеменең төрле тармакларыннан бирелгән теоретик сорауларга җаваплар яздылар, кызыклы грамматикага караган биремнәрне үтәделәр, ребус, лингвотабышмаклар чиштеләр, “Берәү чит телне өйрәнәсе булса, башта үз телен яхшы белсен (К. Насыйри)" дигән фикергә дәлилләр китереп, инша яздылар,   “Татар теленең Кызыл китабы булырга тиешме?”, “Матур кеше нинди була?” кебек сорауларга үз фикерләрен белдереп җаваплар эзләделәр.

Олимпиада эшләрен башкару өчен 3 сәгать вакыт бирелгән иде. Укучылар сәгать 10нан көндезге 1гә кадәр  баш та күтәрми  җавапларын кәгазьгә төшерделәр. Эшләрне тикшерү комиссиясенә араларыннан иң-иңнәрен сайлап алу да җиңел булмас! Укучыларга  фәнни үрләр яулауда уңышлар телибез һәм татар телен яратучы әлеге укучыларны  алдагы елларда  КФУ студентлары  исемлегендә күрәчәгебезгә өметләнәбез. 

 

Эльвира Денмөхәммәтова

гомуми һәм төрке тел белеме кафедрасы доценты