13 декабря 2017
Региональ методик семинар

2017 елның 12 декабрендә М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университетында “Туган (татар) телдән дәреслекләр һәм укыту методик кулланмалар: тәҗрибә һәм хәл ителмәгән мәсьәләләр” дип аталган Региональ методик семинар булып узды. Ул 2017 елгы Халыкара Мифтахетдин Акмулла көннәре уңаеннан оештырылды.   Әлеге чарага Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты  Татаристика һәм тюркология югары мәктәбенең татар тел белеме кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Р.К. Сәгъдиева да чакырылган иде. Он-лайн трансляция аша семинарда катнашучылар үзара фикер алыша алдылар. Сәгъдиева Р.К., Федераль реестрга кергән дәреслекләр авторы буларак, УМК төзүгә караган таләпләрне аңлатты, аларны чишү юлларын күрсәтте. Семнарда катнашучылар мондый очрашулар, фикер һәм тәҗрибә уртаклашулар дәвамлы булыр дигән өметтә калдылар.

Мәгълүматны татар тел белеме кафедрасы доценты Р.К. Сәгъдиева әзерләде