08 декабря 2017
КФУ җирлегендә корея телен белү буенча халыкара конкурс узачак

9 нчы декабрьдә булып узачак  конкурста Рәсәй, Казахстан һәм Үзбәкстаннан бу юлы  70 кеше катнашачак.

Конкурс тарихы үз башлангычын  2009 нчы елдан ала: нәкъ менә шушы елны  ул беренче тапкыр Мәскәүдә корея дәүләт оешмалары ( шундыйлардан - The Korea Foundation)  һәм Корея илчелеге  ярдәме белән үткәрелә. Конкурс Казанда 2015 елдан “төпләнә”. Бүген конкурсны оештыручы булып КФУның “Кореяне өйрәнү” дип аталган  Кореяне тикшеренүләр үзәге тора.

Корея телен белү буенча ярышырга теләүчеләр саны елдан-ел арта бара һәм менә быел аларның саны 70кә җитте. Казанга Мәскәү, Екатеринбург, Уфа, Новосибирск, Чиләбе, Воронеж шәһәрләреннән студентлар һәм мәктәп укучылары килә. Шулай ук  БДБ илләреннән - Казахстан һәм Үзбәкстаннан да катнашучылар бар. Конкурсның жюрие эзлекле рәвештә корея телен белү дәрәҗәсенең югары булуын һәм, рәсәй студентларының һәм мәктәп укучыларының үҗәтлеге нәтиҗәсендә,  киләчәктә рәсәй-корея мөнәсәбәтләре үсешенә уңай йогынты ясый алу мөмкин булын билгелиләр.

Сүз уңаеннан, конкурсның төп максаты булып нәкъ менә Рәсәй белән Көньяк Корея арасындагы хезмәттәшлекне ныгыту, шулай  ук Корея һәм аның мәдәнияте турындагы  белемнәрне популярлаштыру тора. Ә катнашучылар өлешенә төшкән  сынауларга килгәндә, алар ике өлешкә – телдән һәм язмаданга  бүленгән.

Конкурс йомгаклары буенча конкурста катнашучыларның барысына да катнашулары өчен  грамота  һәм Кореядән зур булмаган бүләк бирелә. Җиңүчеләр исә  оештыручылардан һәм иганәчеләрдән  - The Korea Foundation, Корея илчелегеннән, Кореянең «관광공사» туристлык оешмасыннан, «KE B하나은행» корея банкыннан призлар алачаклар, шулай ук Көньяк Кореядә стажировка үтү мөмкинлегенә ия  булачаклар.

Әйтергә кирәк, тиздән  киләчәк 2018 нче ел конкурс өчен борылыш елы булачак – Корея Республикасының Рәсәй Федерациясендәге илчелегенең сәяси мәсьәләләр буенча  министры Ха Та Ёк белән шушы көннәрдә КФУда булып үткән уңдырышлы очрашу нәтиҗәсендә,  корея телен белүгә багышланган конкурс яңа форматта – олимпиада дәрәҗәсендә узачак.

Югарыда әйтелгәннәрдән күренгәнчә, конкурсның кысалары  ашкынып киңәя, студентларга үзләренең белемнәрен тагын да сыйфатлырак форматта тикшерү, оештыручылардан күңелгә ятышлы призлар алу, әлбәттә, телне тагын да үзләштерү һәм илдәге   лингвистик үзенчәлекләргә яхшы төшенү өчен зур  мөмкинлекләр ачыла.