27 ноября 2017
БӘЛЛҮР ЯБАЛАК – МИЛӘҮШӘ ГАФУРОВАДА

Шушы көннәрдә генә “Глаголица - 2017” Бөтенроссия әдәби бәйгесе төгәлләнде. IV Бәйсез әдәби премия җиңүчеләрен  Казанның“Әкият” курчак театрында  бүләкләделәр. Лауреатлар арасында КФУның татар журналистикасы бүлеге студенты Миләүшә Гафурова да бар.

Премиянең оештыручысы – “Счастливые истории” хәйрия фонды. Бүләкләү тантанасында әлеге Фондка нигез салучы Ирина Хөснетдинова: “Язучы балалар үзенчәлекле фикер йөртә, нәтиҗәдә аларны күп яшьтәшләре аңламый да. Ә мондыйларның талантларын ачарга ярдәм итәрлек конкурслар бик аз. Бу проектны без Анна Русс белән бергә шундый сәләтләрне ачар өчен уйлап таптык һәм шундук тормышка ашырдык. Биредә яшь язучылар үзләре кебек сәләтле яшьтәшләре белән очраша, фикер алыша, тәҗрибә туплый”, - диде.

Дистанцион конкурс аша үткән эшләр авторлары махсус программа буенча “Байтик” лагеренда ял итәргә чакырылды. Биредә танылган язучылардан торган жюри мастер-класслар үткәрде, эшләрне бәяләп, җиңүчеләрне билгеләде. Катнашучылар өчен Болгар, Свияжск, Казан буенча экскурсияләр, күңелле чаралар үткәреде.

Дүртенче җапкыр уздырылган әлеге бәйгенең географиясе киң булып чыкты: лауреатлар Татарстан, Мәскәү, Калуга өлкәсе, Кыргызстан, Омск, Новосибирск, Екатеринбург, Оренбург, Санкт-Петербург, Луганск, Ульяновск өлкәсеннән.

2017 елда конкурста катнашыр өчен барлыгы 531 гариза бирелгән, алар арасыннан ун номинациядә өчешәр иң яхшы эш авторына премияләр тапшырылды. Беренче урынга – ноутбук, икенчегә – планшет, өченче урын алучыга электрон китап бүләк ителде.

Татар телендә шигърият номинациясендә җиңүче булып  КФУның татар журналистикасы бүлеге студенты Миләүшә Гафурова танылды. Ул шулай ук “Кызу үсеш өчен” номинациясендә Гран-прига да ия булды. Миләүшәгә кыйммәтле призлардан тыш “Глаголица” символы булып торган Бәллүр ябалак та тапшырылды.

Котлыйбыз!

 

Источник информации: Васил Гарифуллин, заведующий кафедрой татарской журналистики