22 ноября 2017
Кисәтелгән – димәк, коралланган...

Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г.Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология Югары мәктәбендә белем алучы 1, 2, 4 нче курс студентлары 21 нче ноябрь көнне Актлар залына заманның иң яман чире булган СПИД турында лекция тыңларга җыелдылар. Лекцияне Татарстан Республикасының СПИД һәм йогышлы авыруларга каршы көрәш һәм профилактика үзәгендә эшләүче табиб-эпидемиолог Вәлиева Элида Васил кызы укыды. Әлеге чарада студентлар йогышлы иммунодефицит синдромының беренче билгеләре,  ВИЧ вирусының кеше организмына нинди юллар белән үтеп керүе, аның кеше организмында китереп чыгарган реакцияләре, аннан саклану чаралары һ.б.ш. файдалы мәгълүматлар алдылар. Лекторның чыгышын бизәгән бай эчтәлекле презентация аша студентлар СПИД авырулары һәм ВИЧ вирусы турында төрле елларга кагылышлы статистик мәгълүматлар белән таныштылар. Лекция ахырында студентлар әлеге яман чирнең төрле якларын яктырткан һәм бу авыруны йоктыручылар турында кыска гына видеофильмнар да карый алдылар. Табибә Элида Васил кызы студентларга тарату өчен үзе белән күптөрле брошюралар да алып килгән иде. Әллә лекторның чыгышы тирән эчтәлекле булып, сораулар бирергә урын калдырмадымы, әллә презентация барышында яңгыраган саннар студентларны уйланырга мәҗбүр иттеме, әллә инде студентлар кыенсындылармы, әмма лекция тәмамланганнан соң, табиб-эпидемиологка сорау бирүчеләр булмады... Безнең карашка, Татарстан Республикасының СПИД һәм йогышлы авыруларга каршы көрәш һәм профилактика үзәге табибы Вәлиева Элида Васил кызы һәм аның ярдәмчесе Бакирова Альбина Таһир кызы алып килгән брошюралар белән танышып та, студентлар үзләрен борчыган күп кенә сорауларга җавап таба алырлар. 

Лектор Элида Васил кызының сүзләренә караганда, хәзерге вакытта дөньяда 37 миллион кеше ВИЧ вирусын йоктырган, 34 миллионнан артык кеше әлеге афәт нәтиҗәсендә якты дөнья белән хушлашкан. Май аеның соңгы якшәмбесе СПИДтан үлүчеләрне искә алу көне булып санала икән. Әйе, кызганычка каршы, календарьдә күңелле бәйрәм көннәре генә түгел, ә барыбызны да уйланырга мәҗбүр итә торган көннәр дә бар. 

СПИД – җирдә яшәүчеләргә азгынлык, тотнаксызлык, әхлаксызлык өчен бирелгән җәзадыр, бәлки. Кешелек дөньясына зур куркыныч янаган бу афәттән котылу юллары да юк түгел. Казан шәһәренең Вишневский урамы 2 нче А йортында урнашкан СПИД үзәгендә хезмәт куючы фидакарь табиб-эпидемиологлар, үзәк хезмәткәрләре шундый авыр хәлгә юлыккан кешеләргә ярдәм күрсәтәләр, халыкны әлеге афәттән саклап калу өчен төрледән-төрле чаралар уздыралар, халык арасында аңлату эшләре алып баралар. Институтыбызда уздырылган әлеге чараның СПИДка каршы көрәш көне, ягъни 1 нче декабрь якынлашкан көннәрдә үткәрелүе бер дә гаҗәп түгел. Киләчәгебезнең өметле булуы әхлаклы һәм сау-сәламәт яшьләребез кулында. Безнең институтта әхлаклы тәрбияле студентлар белем алалар, бу бик шатлыклы күренеш, әлбәттә. Әмма дөнья күләмендә бара торган афәт миңа кагылмас әле дип, кайсыбыз әйтә ала?! Халыкта “Кисәтелгән – димәк, коралланган” дигән гыйбарә бар. Һәрбер студент әлеге чарадан үзенә кирәкле мәгълүматны алган, тиешле нәтиҗәләр ясагандыр, дип ышанасы һәм аларга ихлас күңелдән: “Тормышка куркыныч яный торган  аянычлы хаталар ясаудан сак булыгыз!  Һәрвакыт файдалы гамәлләр генә кылыгыз, намуслы, кешелекле, югары әхлаклы кеше булыгыз!”– дигән теләкләр телисе килә.

Әлеге чараны оештыру турындагы мөрәҗәгатебезне игътибардан читтә калдырмаганы өчен Татарстан Республикасы СПИД үзәгенең баш табибы Нияз Ильяс улы Галиуллинга, профилактика бүлеге мөдире Лариса Васил кызы Сафинага, татар телендә чыгыш ясаган табиб-эпидемиолог Элида Васил кызы Вәлиевага һәм аның ярдәмчесе Альбина Таһир кызы Бакировага зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Сайт өчен мәгълүматны гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы укытучылары Р.Р.Сәлахова, Ф.Х.Габдрахманова, Ф.Р.Сибгаева әзерләде