16 ноября 2017
"Dünya Dili Türkçe" халыкара симпозиумы

2017 нче елның 2-4 нче ноябрь көннәрендә Казан (Идел буе) федераль  университетының гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты Кириллова Зоя Николаевна Төркиянең Малатья шәһәрендә үткәрелгән халыкара тюркология симпозиумында катнашты.

Төрки телләргә багышланган әлеге симпозиумга дөньяның күп илләреннән тел, әдәбият, педагогика һәм тарих өлкәсендә эшләүче галимнәр җыелган иде. Төркиянең төрле шәһәрләреннән килгән белгечләрдән тыш, Россия, Азәрбайҗан, Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Төрекмәнстан, Украина, Македония, Албания, Әфганстан кебек дәүләт һәм республикалардан да делегацияләр яки аерым галимнәр катнашты.

Симпозиумда тел белеме, хәзерге төрки телләр, диалектлар һәм сөйләшләр, төрки телләр тарихы, тел сәясәте, ике теллелек, төрки халыкларның әдәбияты, тарихы, телләрне укыту һ.б. күп темаларга багышланган секцияләр эшләде. Зоя Кириллова керәшен татарлары сөйләшләренең тел үзенчәлекләре турында чыгыш ясады, башка төрки телләр белән чагыштырып, күп санлы мисаллар һәм фотолар тәкъдим итте. Симпозиум кунаклары чыгышны зур кызыксыну белән тыңладылар, сораулар бирделәр һәм фикерләре белән уртаклаштылар.

“Dünya Dili Türkçe” халыкара симпозиумы Төркиянең төрле шәһәрләрендә үткәрелә. Дәүләтнең көньяк-көнчыгышында урнашкан Малатья шәһәрендә Төркиянең икенче президенты Мостафа Исмәт Инөнү исемен йөрткән университетта уздырылган быелгы симпозиум да төрки халыкларны фәнни өйрәнү юнәлешендә зур эш башкарды һәм үзенең максатына иреште.

Источник информации: КФУның гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты Зоя Кириллова