08 ноября 2017
Сүзлекләр төзү җиңел эш түгел

1 нче ноябрь көнне Казан (Идел буе) федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты Габдулла Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбенең татар теле белеме кафедрасында үткәрелеп килә торган “Хәзерге татар теленең актуаль проблемалары” дигән түгәрәкнең чираттагы утырышы булды. Студентлар Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты лексикография бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәр кандидаты, бүгенге көндә фән юнәлешендә дә, әдәби иҗат өлкәсендә дә җиң сызганып эшләүче Эльвира Ирфатовна Сафина белән очраштылар.

Очрашуда Эльвира Ирфатовна Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең кыскача тарихы, лексикография бүлеге һәм үзенең фәнни, иҗади эшчәнлеге хакында сөйләде. Ул фән дөньясының мавыктыргыч та, шул ук вакытта авыр хезмәт тә булуын, зур уңышларга ирешү өчен ихтыяр көче кирәклеген әйтте. Әңгәмә барышында студентлар фән өлкәсенә караган һәм бүгенге көннең төрле мәсьәләләренә багышланган сораулар бирделәр.

Эльвира Сафина иҗаты, шигырьләр язу өчен каян һәм ничек илһам алуы турында сөйләде. Аның яңа гына басылып чыккан “Күңелдәге хатлар” дигән шигырьләр җыентыгын студентлар яратып кабул иттеләр.

Шагыйрә студенларга укуларында зур уңышларга ирешүләрен теләде һәм очрашу истәлеге итеп  китапларын бүләк итте.

Очрашу гаять кызыклы һәм нәтиҗәле үтте.

Мәгълүматны татар теле белеме кафедрасы доценты Г.К. Һадиева, 1 курс студенты А.Сәләхова. әзерләде.