30 октября 2017
Без геннар һәм күзәнәкләр терапиясенә багышланган XXV еллык корылтаенда!

2017 елның октәбрендә лабораториябезнең ике хезмәткәре Алманиядә (Берлин) геннар
һәм күзәнәкләр терапиясенә бәйле булган соңгы казанышлар белән XXV еллык
корылтайдатаныштылар. Җыенда төрле нейродегенератив авырулар, мускул
тукымасының зәгыйфьләнүе, кан оешучанлыгы, яман шеш кебек авыр чирләр турында сүз
барды. Корылтайда лабораториябездән төрле мәсьәләләрга юнәлдерелгән 6 фәнни
эш тәкъдим ителде, шулар арасында: зарарланган тукымаларның яңаруы буенча яңа
алымнар булдыру һәм дезоксирибонуклеин әчкелтеменең төрле матдәләр белән үзара
бәйләнешләрен өйрәнү. Барлык фәнни эшләребез корылтайда катнашучылар арасында зур
кызыксынучанлык уятты. Бу җыелыш хезмәткәрләребезгә күзәнәк тикшеренүләре һәм
вектор җитештерү өчен җиһаз һәм матдәләр өлкәсендә булган өр-яңа эшләнмәләр белән
танышарга мөмкинлек бирде.