25 октября 2017
Төрки тел белемендә яңа ачышлар

Фәнни мәйдан һәрчак яңалык, теоретик закончалыкларны тәҗрибә белән исбатлауның я булмаса телнең үзенчәлекләрен ачыклауның яңа ысулларын булдыруны таләп итә. Фән өлкәсенең үсеше генә заман таләпләренә яраклашып үзгәреп торган телне өйрәнүне тәэмин итә ала. Бүгенге тизләтелгән үсеш барышында телнең төрле аспектларын гамәли өйрәнүдә медицина казанышлары, технологик прогресс зур әһәмияткә ия. Төрки телләрне өйрәнүдә дә мондый ысулларны куллану, телнең нечкәлекләренә төгәл төшенү аеруча сөендерә.

18 нче октябрь көнне Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты оештырган «XXI гасырда филология һәм сәнгать белеме» I халыкара яшьләр фәнни эшенең ачылу тантанасы булып узды. Әлеге чарага Казан (Идел буе) федераль университеты Г.Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбенең татар теле белеме кафедрасында үткәрелеп килә торган “Хәзерге татар теленең актуаль проблемалары” дигән түгәрәкнең магистрлары һәм студентлары катнашты.

Фәнни конференция форматында оештырылган ачылу Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының киңәшмәләр залында Россия Фәннәр академиясе Себер бүлеге Филология институтының өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Уртегешев Николай Сергеевичның лекция һәм семинарлары белән башланып китте. Николай Сергеевич инструменталь мәгълүматларга нигезләнеп, Себер халыклары телләре фонетикасы турында лекция укыды, мультимедиа чаралары ярдәмендә сөйләү барышында китерелгән фактларны исбатлый барды. Галим шулай ук тикшеренүләрнең заманча эксперименталь фонетик алымнары белән дә таныштырды: МРТ, ларингоскопия, ультратавыш ярдәмендә җанлы сөйләмне, аерым бер телнең фонетикасын, авазларның вариатив формаларын өйрәнүнең нәтиҗәсе булган видеоязмалар күрсәтте, аудиоязмалар тыңлатты. Себердә яшәүче күпчелек төрки халыкларның сөйләм авазлары эксперементаль юл белән өйрәнелгән. Видеоязмалардан күренгәнчә, фонетика өлкәсендәге фәнни ачышлар сабырлык, экспериментта катнашучының процесска әзер булуы һәм шактый зур чыгымнар таләп итә. Фонетиканы шул рәвешле өйрәнүнең төгәллеге төрки телләрдәге фикри төрлелеккә урын калдырмый.

Галимнәр, магистр һәм студентларга лекция бик файдалы булды. Эксперименталь фонетикага зур кызыксыну, татар телендәге авазларның да, МРТ, ультратавыш һ.б. заманча чаралар ярдәмендә өйрәнеләчәгенә өмет уятты. Магистр һәм студентлар фәнни эшләрен әлеге юнәлештә дә эшләргә теләк белдерделәр.

Мәгълүматны татар теле белеме кафедрасы доценты Г.К. Һадиева, 4 курс студенты И.Гайфуллина әзерләде.