23 октября 2017
КФУда Телләр һәм мәдәниятләр халыкара саммиты узды

19-21 октябрьдә Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Телләр һәм мәдәниятләр халыкара саммиты узды.

Халыкара саммитның үзенчәлеге булып 4 конференция, җиде симпозиум, түгәрәк өстәлләр, ачык лекцияләр һәм мастер класслар үткәрелүе торды. Саммитның эшчәнлегендә Татарстаннан һәм Россиянең 30 артык регионыннан, ерак һәм якын чит илләрдән булган педагогика өлкәсендәге хезмәткәрләр, белем бирү оешмалары җитәкчеләре, галимнәр, укытучылар, студентлар катнашты.

Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов барлык катнашучыларны сәламләп, Саммитның телләр һәм мәдәниятларга багышлануын ачыклап: “Без телнең кеше җәмгыятендәге кыйммәтле хәзинә икәнен кайчак онытып җибәрәбез. Ул күп гасырлар дәвамында барлыкка килә, камилләшә бара. Аралашуда алыштыргысыз чара буларак, тел шул ук вакытта үзендә тарихны, дөньяга карашны, психологияне, белем өлкәсендәге эшчәнлек тәҗрибәсен туплый. Телсез мәдәният тә була алмый, чөнки алар бер-берсенә бик тыгыз бәйләнгән. Телләрне, этносларны саклап калу, заманча шартларда мәгълүматларның глобальләшүе – бу аерым алган дәүләтнең генә түгел, ә гомумән, бөтендөньяның проблемасы. Бүгенге көндә милли телләр тирәнтен тикшеренүләргә мохтаҗ. Халыклар белән бергә туган телләрнең дә юкка чыгу куркынычы бар”, - диде.

Институтыбызның директоры киләчәккә планнары белән дә уртаклашты: “Киләсе елга саммитны тагын да киңрәк масшатбта үткәрергә исәп бар. Бөек рус язучысы Л.Н.Толстойның 190-еллыгы уңаеннан, 2018 ел ТРда һәм КФУда Толстой елы дип игълан ителде. Булачак саммитны нәкъ шушы шәхескә багышлаячакбыз. Бу чараны без язучының туган көнендә – 9 сентябрьдә уздырырга ниятлибез. Халыкара саммитның уңышлы эшләвен телим. Барлык оештыручыларга рәхмәтләремне җиткерәм!” – диде Рәдиф Җамалетдинов.

КФУ һәм Татарстан республикасының Мәгариф һәм фән Министрлыгы, Казан шәһәренең Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе ярдәмендә әзерләнгән әлеге чара фәнни-актуаль сораулар буенча фикер алышуга багышланды.

КФУның фәнни эшчәнлек буенча проректоры Данис Нургалиев сүзләренчә, халыкара конференциянең Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында узуы мөһим роль уйный, монда лингвистика бөтендөнья дәрәҗәсендә өйрәнелә икән. “Бигрәк тә чит илләрдән бихисап студентлар, галимнәр белем ала, без аларны үзебезгә җәлеп итәбез. Бу очраклы гына түгел, чөнки Россиядәге югары уку йортлары арасыннан нәкъ менә Казан университетында беренчеләрдән булып лингвистика мәктәбе ачыла. Аңа атаклы тел галиме И.А.Бодуэн де Куртенэ нигез сала. Әлеге мәктәп бүгенге көндә дә эшчәнлеген дәвам итә. Куртенэ мәктәбенең бер бурычы булып, борынгы телләрне генә түгел, заманча телләрне дә тикшерү тора. Шуңа да, телнең һәрдаим үзгәреп торуын истә тотарга кирәк. Без инде бүген лингвистика гына түгел, ә нейролингвистика, психолингвистика, этнолингвистика турында да сүз йөртә башладык. Берәр халыкны аңларга теләсәгез, ул халыкның телен өйрәнмичә ниндидер нәтиҗәгә ирешеп булмый. Халыкара саммитта телләргә өйрәтү ысуллары буенча фикер алышулар булды, елдан-ел әлеге ысуллар арта бара. Дөрестән дә, хәзерге заманда технологияләр бик күп. Якын киләчәктә тәрҗемә итү җайланмалары барлыкка килергә мөмкин, алар шул ук секундта чит ил кешесе белән аңлашырга ярдәм итәчәк. Әлбәттә, лингвистиканы юкка чыгачак дип әйтмим. Бу өлкәдәге шактый зур проблемаларны чишәсе бар әле”, - диде ул.

Шулай ук ачылыш тантанасында КФУның проректорлары Андрей Артемьев, Наил Кашапов, Италиядәге Удине университеты профессоры Андреа Марини, Төркиядәге Мәрмәрә университеты докторы Ләйсән Шаһин, ЮНЕСКОның кибертирәлектә телләрне саклау һәм телләр төрлелеген үстерү буенча Эш төркеме җитәкчесе Евгений Кузьмин һәм Санкт-Петербург политехника университеты профессоры Людмила Халяпиначыгыш ясады.

Конференцияләр һәм секцияләр утырышы 3 көн дәвам итте.  Казан лингвистика 9-21 октябрь көннәрендә Институт бинасында Казан һәм тюркология мәктәбенең теоретик-методологик постулатлары һәм хәзерге көндә аларның әһәмияте, телләрне һәм мәдәниятләрне чагыштырма-тарихи һәм чагыштырып өйрәнү, клиник лингвистика, компьютер лингвистикасы һәм гамәли тел белеме һ.б. мәсьәләре турында шактый кызыклы чыгышлар һәм фикерләр әйтелде.

Секция утырышларыннан ары, мтудентлар һәм укытучылар өчен ачык дәресләр, мастер-класслар оештырылды Америкадан килгән укытучы Акива Уасс һәм Финлядия профессоры Екатерина Протасова туган телне чит тел буларак өйрәтүдә үзенчәлекләр һәм яңа методикалар, уңышлы технологияләр турында сөйләделәр.

Саммитның беренче көннедә “фән киче” дип аталган программа да каралды. Анда аерым темаларга бүленгән дүрт мәйданчык эшләде: рус теле һәм рус әдәбияты, татар теле һәм татар әдәбияты, чит тел һәм чит тел әдәбияты, шулай ук институтның дизайнерлары һәм музыкантлары катнашындагы интерактив программа, мастер-класслар тәкъдим ителде. Ә чит тел буларак рус теле мәйданчыгы бездә тәүге тапкыр уздырылды.

Саммит кысаларында эшлекле очрашулар да оештырылды. Әлеге очрашуларның нәтиҗәсе буларак фән һәм укыту өлкәсендә яңа уртак проектлар һәм килешүләр булдыру турында эшлекле сөйләшүләр алып барылды.

Источник информации: Зилә Мөбәрәкшина, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының 2 курс студенты