20 октября 2017
Өмәдә табигать үзе катнашты

19 нчы октябрь көнне Казан Федераль университеты Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г.Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе 10.2-603 төркем студентлары Ямашев проспектында урнашкан “Махсуслаштырылган республика балалар йорты”нда булды.

Әлеге төркемдә укучы студентлар тәрбия һәм икътисади эшләр буенча директор урынбасары Хөснетдинов Дамир Хәйдәр улы тәкъдиме белән бу йорт тирәсен җыештырды, уен мәйданчыкларын һәм балалар уйнарга яраткан агач бакчасын кипкән яфрак, чыбык-чабыктан арындырды. Төркем старостасы әйтүенчә, бу эшкә студентлар үз теләкләре белән генә катнаша ала иде. Иң сөендергәне: II курс укучылары шундук риза булды һәм икенче көнне тулы составта изге эшкә җыенып чыгып китте.

Нәкъ өмә алдыннан яңгыр явуына карамастан, кызлар куркып калмады, тәвәккәлләп эшкә кереште һәм, ни гаҗәп, эш дәвамында һава торышы үтә дә матур, кояшлы булды, көн җылытты. Әйтерсең лә, мохтаҗларга ярдәм кулы сузучыларга табигать үзе дә ярдәм итәргә теләде, яхшы ниятләрен гамәлгә ашыру өчен барлык шартларны тудырды.

Студентлар эшләренең нәтиҗәсеннән генә түгел, процессның үзеннән дә бик канәгать булуын белдерде. “Күмәк хезмәт ул һәрчак берләштерә, кәефне күтәрә, үзеңне җәмгыятькә файдалы итеп тоярга мөмкинлек бирә”, - дип, хис-кичерешләре белән уртаклашты алар.

Балалар йорты хезмәткәрләре дә, институтыбыз җитәкчелеге дә кызларга рәхмәтләрен җиткерде, елдан-елга күчеп килгән әлеге традиция алга таба да дәвам итсен иде дигән теләктә калды.

Источник информации: Алия Мәссарова, IV курс студенты