05 октября 2017
Алтын көздә җылы сүз

КФУның Г.Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе студентлары, укытучылар бәйрәме һәм өлкәннәр көне уңаеннан, 5 октябрь көнне концерт оештырды.

Әлеге бәйрәмне күп кеше көтеп аладыр, мөгаен. Укытучы, мөгаллим... Бу сүзләр тирән мәгънәгә ия. Укучыга акыл, тәрбия иңдерүче дә, белем баскычлары буйлап, югарыга менгәндә маяк булып юл күрсәтеп торучы да, бәла-каза төшкәндә ярдәм кулын сузучы да укытучы. Юкка гына укытучыны балалар “икенче әти-әниебез” дип әйтмиләрдер. Шәхеснең әхлакый сыйфатларын уятып, рухи кыйммәтләрне үстерү нәкъ менә укытучы җилкәсенә төшә. Ә өлкәннәр исә безнең якын киңәшчеләребез, таяныч-терәгебез булып тора!

Чара институт кысаларында традиция буенча ел саен үткәрелеп килә торган көз аеның иң гүзәл бәйрәмнәренең берсе булып санала. Быел аны тантаналы рәвештә алып баручылар – Эльвина Нәҗипова белән Рүзәл Әхмәдиев ачып җибәрде.

Барлык мөгаллимнәрне, шулай ук булачак укытучыларны Татаристика һәм тюркология югары мәктәбенең директоры – Әлфия Йосыпова тәбрикләп үтте: “Бүген бик зур бәйрәм – укытучылар бәйрәме! Һәрберебез өчен мөгаллим әти-әни, туган җир кебек якын. Барчабызның күңелендә беренче укытучыбыз, яраткан укытучыларыбыз тора. Укытучы сүзе һәр кешедә “уку” фигыле белән ассоциацияләнәдер. Уку – ул һәрвакыт белем алу. Фән белеме, тормыш белеме, яшәү белеме... Хөрмәтле укытучылар! Барыгызны да шушы матур бәйрәм белән тәбрик итәм. Без гади укытучы гына түгел, без туган тел һәм әдәбият укытучылары. Шуңа күрә, безнең җилкәбездә туган телебез өчен җаваплылык тора. Менә шушы изге, катлаулы, авыр, ләкин мактаулы хезмәтне безгә югары дәрәҗәдә башкарырга насыйп булсын, барыбыз да сәламәт булып, туган телебезгә, милләтебезгә хезмәт итик. Бәйрәм белән!”, – диде ул.

Концерт гаять үзенчәлекле һәм кызыклы номерларга бай булды. Алар арасыннан Р.Ваһапов исемендәге фестиваль һәм “Татар моңы” конкурсы җиңүчесе – Миндияр Шәймарданов, “Татар моңы” конкурсының икенче урын иясе – Нурзидә Вәлиуллина, “Ал Зәйнәбем” вокаль ансамбленең солисты – Эльвина Нәзизуллина чыгышлары тамашачы күңелен таң калдырды.

Татар эстрадасының якты йолдызлары – Илназ Баһ белән ИлГәрәй, әлеге университетны берничә ел элек тәмамлаган булсалар да, читтә калмыйча, яраткан укытучыларын үзләренең моңлы тавышлары, ягымлы җырлары белән сөендерде.

Шулай ук сәхнә түрен Дамир Хөснетдинов җитәкчелегендәге “Яшьлек” бию төркеме кызлары бизәде! Аларның милли костюмнары күз явын алырлык иде, татар элементларыннан торган гаҗәеп матур биюләре тамашачы тарафыннан бик җылы кабул ителде.

Һәр елны укытучылар бәйрәмендә билгеле бер бәйге үткәрелә. Быел исә шундый конкурс игълан ителде: инстаграм челтәрендә яраткан укытучы белән төшкән фотоны куеп, иң күп “лайк” җыярга кирәк иде. Нәтиҗәләр ясап, иң күп “лайк” җыйган Нурзидә Вәлиуллина белән Динара Хабибуллина театрга ике кешелек чакыру билеты белән бүләкләнде.

Әйтергә кирәк, бәйрәмнең төп кунаклары – татар факультетында күп еллар эшләгән, татар теленә, милләтенә фидакарьларча хезмәт иткән хөрмәтле өлкән укытучылар булды.

Шулай итеп, укытучылар бәйрәменә һәм өлкәннәр көненә багышланган концерт бер мизгел эчендә үтеп китте. Чара төркемнәр белән бергә фотографиягә төшү, куратор-укытучыларга чәчәк бәйләмнәре бүләк итү белән тәмамланды.

Источник информации: Зилә Мөбәрәкшина, 2 курс студенты