05 октября 2017
XII Халыкара бөек төрек теле корылтае

2017 елның 25-28 нче сентябрьдә Румыния башкаласы Бухарест шәһәрендә Бухарест университеты (Румыния), Билкент универститеты (Төркия), Юныс Әмре институты, Төркия-Әзербайҗан дуслык берләшмәсе тарафыннан оештырылган XII Халыкара бөек төрек теле корылтае үтте.

Корылтайга Румыния, Төркия, Россия, Македония, Босния һәм Герцеговина, Әзербайҗан, Казахстан кебек илләрдән килгән 122 галим  катнашты. Докладлар төрки телләрнең тарихы, бүгенге халәте, төрки телләрнең үсеш тенденцияләре, рухи ядкарьләрнең тел үзенчәлекләре, телләр багланышы, төрки телләрне укыту методикасына караган актуаль мәсьәләләр хакында  иде. Һәр докладтан соң сорау-җавап,  фикер алышулар булды, һәр чыгышка гадел бәя бирелде. Корылтайда төрки тел белемендә тирән эз калдырган галимнәрнең фәнни-мәдәни мирасын танытуга зур урын бирелде. Оештыру комитетының актив вәкилләре корылтайның махсус билгеләре белән бүләкләнделәр.

  Шунысы игътибарга лаек: корылтайда тәкъдим ителгән докладлар арасында татар теле белеменә караган чыгышлар да шактый урын алган иде.Төрия галимнәренең татар теленә, аның мөһим мәсьәләләренә караган чыгышлары  корылтайда катнашучыларда зур кызыксыну уятты.  

Корылтайда Казан федераль университеты галимнәре Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының  Г.Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбе директоры, филология фәннәре докторы, профессор Әлфия Шәүкәт кызы Юсупова һәм шул ук институтның татар теле белеме кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы Гөлшат Рәис кызы Галиуллина докладлары катнашучылар тарафыннан җылы каршыланды. Чыгышларның татар телендә булуы, күтәрелгән пробемаларның актуальлеге һәм хәзерге тюркология фәне өчен мөһимлеген фикер алышуда катнашкан һәр галим ассызыклады.

Источник информации: Юсупова Ә.Ш., Галиуллина Г.Р.