21 сентября 2017
В.Н. Мещерякова системасы буенча мастер-класс

18 нче сентябрь көнне татар телен чит тел буларак укыту методикасы дәресе кысаларында “Педагогик белем бирү” юнәлешендә белем алучы 5 курс студентлары өчен инновацион методика - В.Н. Мещерякова системасы буенча мастер-класс уздырылды.

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдиме белән  республикабыз мәктәпләрендә 2016-2017нчы уку елында 100 татар теле һәм әдәбияты укытучысы рус телендә сөйләшүче 1 нче сыйныф укучыларына  әлеге системага нигезләнеп белем бирде.  Очрашуга шушы экспериментта катнашкан һәм бүгенге көндә дә шул юнәлештә эш алып баручы МБББУ “117 нче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбе”нең  югары квалификацияле укытучы Гаязова Фәния Камил кызы килде.

Әлеге методика авторы баланы башта сөйләмгә, аннан гына тел үзенчәлекләренә өйрәтү кирәк дигән фикерне яклый. Шуңа күрә башлангыч этапта лексиканы өйрәтүгә зур өстенлек бирелә, ә язу  юк дәрәҗәсендә. Фәния Камилевна студентларны әлеге  методика үзенчәлекләре белән таныштырды, дәресләрнең тулысынча уеннар кулланып үткәрелүен ассызыклады. Студентлар үзләре дә укучы роленә кереп бик теләп уеннар уйнап карады, күрсәтмә материал белән танышты, дәрес фрагментларын карап, бәя бирде. Алар укытучы һөнәренең авыр да, кызыклы да булуына тагын бер кат инанды. 

Источник информации: Кафедра Татарского языкознания