21 сентября 2017
КФУДА "СОҢГЫ ӘСӘР" СПЕКТАКЛЕ ПРЕМЬЕРАСЫНА БАГЫШЛАНГАН ИҖАДИ ОЧРАШУ УЗДЫРЫЛДЫ

Бүген, 20 сентябрьдә,  КФУның Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында студентлар һәм мөгаллимнәр белән иҗади очрашу узды.

15 сентябрьдә алар Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында сезон премьерасын – Кәрим Тинчурин әсәре буенча куелган “Соңгы әсәр” спектаклен караган иделәр. Бүгенге очрашуда исә җәмәгатьчелектә зур кызыксыну уяткан әлеге спектакль турында фикер алышу булды.

Чәчмә әсәрне сәхнә әсәренә әйләндергәндә нинди авырлыклар белән очрашырга туры килде? Ни өчен чәчмә әсәрдәге геройларның кайберләре спектакльдә юк? Сөләйман образы белән Гамлет образларын чагыштырып буламы? Студентларның әлеге һәм башка сорауларына Тинчурин театрының баш режиссеры Рәшид Заһидуллин, театрның әдәби бүлек мөдире Шамил Фәрхетдинов, спектакльдә уйнаучы артистлар Артем Пискунов белән Зөлфәт Закиров җавап бирде.

http://tinchurinteatr.ru/?p=12119

Источник информации: Хабутдинова Милеуша Мухаметзяновна