9 нчы сентябрь - рус әдәбияты классигы Лев Николаевич Толстой туган көне. Шул уңайдан КФУның Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында укытучылар һәм студентлар өчен "Л.Н.Толстой в зеркале казанской дореволюционной критики и литературоведения” дигән темага ачык лекция булды. Лекцияне филология фәннәре докторы, профессор А. Н.Пашкуров укыды.
Ачык лекцияне Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры, филология фәннәре докторы, профессор Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов башлады. Ул институтыбыз бөек рус әдәбияты классигы Лев Толстой исемен йөртүен һәм 2018 ел, Казан федераль университетының Гыйльми советы карары белән, Лев Толстой елы буларак билгеләп үтеләчәген искәртеп үтте. Бу хакта ел башында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә университетның Кайгыртучынлык советы утырышында ректор Илшат Гафуров белдергән иде.
Ә елның төп вакыйгасы - Лев Толстой исемендәге халыкара премия (рус әдәбияты буенча) булачак.
Премия әдәбият үсешенә зур өлеш керткән рус телле язучыга һәм әдәбият белеме фәне үсешенә өлеш керткән өчен әдәбият галименә белгеченә биреләчәк. Ул ике елга бер тапкыр, 18 нче ноябрьдә Казан университеты туган көнен бәйрәм итү тантанасында тапшырылыр дип фаразлана.
Чыннан да, Толстой елы кысаларында, Лев Толстой исемендәге халыкара премияне гамәлгә кую иң зур социаль-мәдәни чара була алыр иде.
Лев Толстой – ул рус язучылары һәм фикер ияләре арасында иң күренекле шәхесләрнең берсе. Мәгърифәтче, публицист, фәлсәфәче, аның фикерләре яңа әхлакый юнәлешнең – толстойчылыкның нигезен тәшкил итүче. Аны өйрәнү фәненең беренче ачышларын искә алмыйча да ярамый. Билгеле булганча, 1844 нче елда 16 яшьлек Лев Толстой Казан университетының көнчыгыш телләр разрядына укырга керә, ләкин озакламый юридик факультетка күчә. Ул анда 2 елга якын укый. Казан бөек язучының биографиясендә тирән эз калдыра.
Казан әдәбият белеме мәктәбенә нигез салучыларның берсе - профессор Н.Булич. Ул, иң беренчеләрдән булып, Лев Толстойның Казан чоры тормышы турында материалларны туплый. Ә 1984 ел – Толстойны өйрәнү фәне өчен мөһим чор итеп санала, чөнки күренекле галим Н.Загоскинның хезмәте басыла. Ике гасыр чигендә (1890-1900 елларда) профессор А.Рождествинның да, аның турында тулы системалы басмалар сериясе дөньяга күрә. Аларның күпчелеге ул вакытта популяр “Волжской вестник” газетасында бастырыла. Лев Толстой иҗатына караш бүген дә мөһим. Аның шәхесе, иҗаты, фикерләре һаман да актуаль булып кала.
“Дөньякүләм җәмәгатьчелек аңында Лев Толстой исемен һәм Татарстан Республикасы брендын тоташтыру мөһим дип саныйбыз. Бу дөньяда, Татарсктан Республикасы һәм Россиянең рухи йогынтысын ныгытуга, шулай ук Казан федераль университетының халыкара абруен күтәрүгә хезмәт итәчәк”, – дип белдерде педагогика фәннәре докторы, профессор Мөхәммәтшина Резедә Фаил кызы.
Кереш сүзләрдән соң, сүз А. Н.Пашкуровка бирелде. Ул "Л.Н.Толстой в зеркале казанской дореволюционной критики и литературоведения” дигән бик кызыклы лекция укыды. Лекция Толстойның Казанда яшәгән, Казан университетында укыган чоры, иҗаты, аның эзләнүләре һәм әсәрләреннән алынган канатлы сүзләре белән үрелеп барды. Студентлар игьтибар белән тыңлап, кирәкле мәгълүматләрне үзләренә теркәп куйдылар.
Источник информации: Илсөяр Нуретдинова