14 июля 2017
Татаристика һәм тюркология югары мәктәбенә укырга керергә теләк белдергән абитуриентлар өчен татар теленнән имтиханга әзерлек курслары бара

10 – 17 июль көннәрендә Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Татаристика һәм тюркология югары мәктәбенә укырга керергә теләк белдергән абитуриентлар өчен “Татар теле” курслары алып барыла. Әлеге программа 40 сәгатькә исәпләнгән, аны татар тел белеме кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Р.К. Сәгъдиева алып бара. Әлеге курсларга 19 абитуриент йөри.

Дәресләрдә төп гомуми белем бирү оешмалары программасында каралган теоретик мәгълүмат искә төшерелә, теге яки бу кагыйдәне ятлап түгел, ә логик эзлеклелектә истә калдыру ысуллары аңлатыла. Шул ук вакытта абитуриентлар эзлекле рәвештә гамәли биремнәрне дә башкаралар, алган белемнәрен ныгыталар.

Тагын шунысы мөһим: укытучы алдагы елларда абитуриентлар еш җибәрә торган хаталарга да анализ ясап, аларны искәртеп бара.

Абитуриентлар фикеренчә, дәресләр бик файдалы, ялыктырмый торган, презентацияләргә бай һәм мәктәптә алган белемнәрне тиз вакыт аралыгында искә төшерергә, ныгытырга ярдәм итә.       

Источник информации: татар тел белеме кафедрасы доценты Сәгъдиева Р.К.