12 июля 2017
Зур өметләр белән

Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе абитуриентлары арасыннан әзерлек курслары дәресләреннән соң калып, укытучыга сораулар биреп утырган ике кыз игътибарны җәлеп итте. Шәрифуллина Йолдыз Байлар Сабасындагы Сәләтле балалар мәктәп-интернатын, ә Мөхәммәтшина Алисә Кукмара районы Чарлы урта мәктәбен тәмамлаган. Беренче рәттә үк утырып, йотылып дәрес тыңлаган кызларны уртак максат – татар теле һәм әдәбияты укытучысы булу хыялы берләштерә икән. Шуңа күрә алар татар теле, әдәбияты һәм чит (инглиз) теле белгечлегенә укырга керергә тели. Кем булырга телисез дигән сорауга Алисә мондый җавап бирде:

– Татар теле һәм әдәбияты белән бәйле белгечлек сайлавымның төп сәбәбе – татар теленең нечкәлекләрен тагын да тирәнрәк өйрәнү. Үземне киләчәктә уңышлы, белемле укытучы итеп күз алдына китерәм. Казан федераль университетын сайлавым да очраклы түгел. Казанда, Татарстанда гына түгел, Россия күләмендә дә Казан университеты алдынгы уку йортларыннан санала. КФУ студентлары төрле бәйгеләрдә җиңеп киләләр. Алар актив, эрудицияле һәм алдынгы фикерле кешеләр. Шундый студентларга белем бирә торган укытучыларны тыңлап, алардан белем алу күптәнге хыялым. 9 нчы сыйныфны тәмамлаган вакытта ук үземнең әлеге югары мәктәп студенты булырга теләвемне аңладым.

Алисәнең сүзен дәвам итеп, Йолдыз үзенең туган телен яратуын хакында:

– Татар теленә мәхәббәт олимпиадада катнашудан башланды. Туган телем турында тагын да күбрәк укый башладым. Нинди белгечлек сайлау турында уйлаганда, беренче чиратта, уку йортын уңышлы сайлау мөһим дип саныйм. Мөмкинлекләрне барлаганнан соң, татар теле һәм әдәбияты юнәлешендә иң югары сыйфатлы белем Казан федераль университетында бирелә дигән ныклы фикер белән әлеге уку йортына килеп, документларымны тапшырдым. Татаристика һәм тюркология югары мәктәбендә белем алган танышларымның биредәге шартлар, укытучылар турында әйткән җылы сүзләре дә тәэсир ясады, - диде.

Үзләренең киләчәген ачык күзаллаган, белемле, максатчан кызларның туган телләрен яратуы, тирән белем алу өчен Татаристика һәм тюркология югары мәктәбен сайлавы күңелдә матур кичерешләр тудырды. Алисә дә, Йолдыз да рус теленнән бердәм дәүләт имтиханнарын 96 баллга тапшырган һәм мәктәпне алтын медаль белән тәмамлаган. Яшьтәшләрегезгә бүгенге катлаулы сынау көннәрендә ниләр теләр идегез, дигән сорауга алар беравыздан “тырышлык, белем, сабырлык, үз-үзегезгә ышаныгыз!” диде.

Уңышлар сезгә, кызлар!

 

Источник информации: М.Р.Саттарова