16 июня 2017
Һөнәри аралашуда татар теле

15 июньдә Казан федераль университетының татар теле укытучылары өчен оештырылган “Һөнәри аралашуда татар теле” дип аталган квалификация күтәрү курслары үзенең эшен тәмамлады.

Курсантлар Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты укытучыларыннан күп төрле темаларга лекцияләр тыңладылар. Татар телен укыту методикасындагы яңалыклар, федераль дәүләт стандартлары, татар теленә өйрәтүнең лингводидактик нигезләре, ике телдә белем бирү технологияләре, студентларда лингвистик һәм сөйләм компетенцияләре формалаштыру, татар теле укытуда интенсив методларны куллану, яңа мәгълүмати технологияләрдән файдалану һ.б. темаларга заманча, кызыклы дәресләр үткәрелде.

КФУ фәнни-педагогик кадрларының квалификациясен күтәрү үзәге җитәкчесе Д.А.Темников курсларның уңышлы эшләвен һәм яхшы нәтиҗәләр белән тәмамлануын ассызыклады, шундый курслар оештыруны алдагы елларда да дәвам итәргә тәкъдим итте. Г. Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе директоры Ə.Ш. Юсупова курслар оештыру мөмкинлеге тудырган өчен университет, институт җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен җиткерде, шулай ук әлеге курсларның югары уку йортларында татар теле укытучылары өчен гаять файдалы булуын билгеләп үтте. Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директорының фәнни эшчәнлек буенча урынбасары И.Э. Ярмәкәев курсларда шөгыльләнгән укытучыларны чираттагы уңышлары белән котлады һәм тантаналы шартларда таныклыклар тапшырды. 

Источник информации: Кириллова Зоя Николаевна