16 июня 2017
"Татар филологиясе: ихтыяҗ һәм мөмкинлекләр"

2017 елның 14 нче июнендә Казан федераль университеты филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының «Tataristica» үзәгендә Татарстан Республикасының күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашында «Татар филологиясе: ихтыяҗ һәм мөмкинлекләр» дип аталган түгәрәк өстәл утырышы узды.

Сөйләшүдә төрле елларда татар филологиясе факультетын тәмамлаган шәхесләр − Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов, Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин, Татарстан Республикасы фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин, Бөтендөнья татар конгрессы рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф бүлеге мөдире Алсу Шәрипова, филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директорының уку-укыту эшләре буенча урынбасары Рамил Мирзаһитов, КФУның Габдулла Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбе директоры Әлфия Юсупова, Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге директоры Фәнзилә Җәүһәрова, “РБК-Татарстан” мәгълүматлык агентлыгының баш мөхәррире Алмаз Миргаязов, Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире, шагыйрь Ленар Шәехов, Саба сәләтле балалар мәктәп-интернаты директоры Ләйсән Билалова, “Ак калфак” җәмгыяте җитәкчесе Кадрия Идрисова, “Ватаным Татарстан” газетасы корреспонденты Рәшит Минһаҗ, “Идел” журналының баш мөхәррире Радик Сабиров, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният эшлеклесе, режиссер Нурания Җамали, “Татарстан-Яңа гасыр” каналы дикторы Миләүшә Сибгатуллина, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай премиясе лауреаты Рамил Төхвәтуллин, Татарстан Республикасы Диния назәрәте дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз Сабиров, Галиев мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев, шагыйрь Газинур Морат, яшь шагыйрь Булат Ибраһим, «Яз» нәшрияты директоры, экскурсовод Раушания Миңнуллина,  Г. Кариев исемендәге татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты Фәнис Кәлимуллин, К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары Артём Пискунов һәм Илфак Хафизов, татар эстрада җырчылары Илназ Баһ, Илгәрәй, Фәнил Вакказов, Ильяс Халиков, Казан федераль университеты мөгаллимнәре, татар журналистлары, студентлар һ.б. катнашты.

Түгәрәк өстәлдә катнашучыларны видеоэкран аша Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасының Россия Федерациясендә Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Кәримулла улы Әхмәтшин сәламләде. Ул үзенең беренче белгечлеген татар филологиясе буенча алуын, татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен белү аңа һәр эшендә ярдәм итүен билгеләп үтте. Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты белән бүген дә элемтәдә булуын,  аның эшчәнлеге белән кызыксынып торуын ассыклады.

Түгәрәк өстәлдә катнашучылар өчен Габдулла Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбе директоры Әлфия Шәүкәт кызы Юсупова укыту юнәлешләре, бакалавр һәм магистратура программалары хакында, фәнни хезмәтләр, галимнәр, студент тормышы турында мәгълүмат бирде.

Аның сүзләренчә, бүгенге көндә бу мәктәптә 662 студент татар теле һәм әдәбияты буенча белем ала. Әлеге студентлар өстәмә белгечлекләр дә үзләштерәләр, ягъни татар теле һәм әдәбиятына өстәп, чит телләр − инглиз, кытай, төрек, гарәп телен өйрәнәләр; тәрҗемә белеме, информацион технологияләр, журналистика, этнодизайн серләренә төшенәләр һәм кулларына ике белгечлек бирә торган диплом алып чыгалар. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: бүгенге көндә  бездә бик кызыклы магистратура программалары тормышка ашырыла. Филология юнәлешендәге «Мәдәниятара багланышларда төрки телләр», «Татаристика»; педагогик белем бирү юнәлешендә «Профессиональ аралашуда татар телен һәм әдәбиятын укытуда заманча технологияләр» дигән магистратура программалары КФУ тәмамлаган студентлар арасында гына түгел, илебезнең төрле почмакларында белем алып килгән студентлар өчен һәм чит илләрдән килеп укучылар өчен дә кызыклы. Чит илләрдән дигәндә, югары мәктәптә татар теле һәм әдәбияты белгечлегендә Казахстан, Үзбәкстан, Ерак чит илләрдән − Төркия, Кытайдан килеп укучы студентлар бар. Мәсәлән, Япониядә үз теләге белән татар теле өйрәнгән Юта Хисояна биредә магистратураны тәмамлап китте.

Әлфия Шәүкәт кызы Юсупова Габдулла Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбендә студентларга нинди мөмкинлекләр бирелүенә аеруча басым ясады. Беренчедән, биредә кызыклы белгечлекләр алу һәм фән белән шөгыльләнү өчен бик күп мөмкинлекләргә юл ачыла. Студентлар фәнни конференцияләрдә катнаша, күптөрле стипендияләр ала, чит илләргә стажировкаларга баралар. Чит илләр белән, гомумән, уртак фәнни юнәлешләр елдан-ел ныгый. Узган елларда ук Төркия, Кытай, Япония, Әзербәйҗан, Казахстан, Кыргызстан, Америка белән бәйләнешләр урнашкан һәм бу илләрдә татар теле һәм әдәбияты белән зур кызыксыну бар. Шулай ук бик кызыклы проектлар эшләнелә: республика күләмендәге проектлар, “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасының башка телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча дәүләт программасы”ында  кызыклы проектлар эшләнелә. “Ашыгыч лингвистик ярдәм”, “Tatarica” журналы һәм “Ана теле” онлайн мәктәбе дә Габдулла Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбендә урнашкан, Бүгенге көндә Каюм Насыйри институтыкиң масштабта эшчәнлек алып бара. Бу проектны гамәлгә кую,  аның Россия төбәкләрендәге һәм чит илләрдәге үзәкләре белән эшләү дә югары мәктәп карамагында. Татар теленнән сертификация үтү мөмкинлеге,  укытучыларның белемен күтәрү курслары – барысы да әлеге мәктәп базасында эшләнә.

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директорының уку-укыту эшләре буенча урынбасары Рамил Хәмит улы Мирзаһитов үзенең чыгышында татар филологиясе юнәлешенә кабул итү турындагы мәгълүматлар яңгыратты һәм биредә белем алуның өстенлекләрен күрсәтте. Ул, студентлар тормышына тукталып, институтта фәнни һәм иҗади тормышның гөрләп торуы; биредә укыган яшьләр өчен “Мизгел” театр студиясе, “Яшьлек” бию ансамбле, “Әллүки” әдәби иҗат берләшмәсе, “Раушан” газетасы һ.б. бик күп фәнни һәм иҗади оешмалар эшләве турында сөйләде.

Түгәрәк өстәл утырышында катнашучылар, татар филологиясе факультетында алган белемнәрнең тормышта үз урыныңны табарга ярдәм итүе; югары уку йортын тәмамлаганнан соң, зур дәрәҗәләргә ирешергә мөмкин булуы; җәмгыятьтә төрле өлкәләрдә – белем бирү оешмаларында, дәүләт хезмәтендә, иҗтимагый оешмаларда, мәдәният һәм сәнгать, журналистика өлкәсендә эшләргә һәм татар милләтенә хезмәт итәргә мөмкин булуы турында сөйләштеләр. Һәр кунак үзенең студент елларын, яраткан укытучыларын искә алды.

«Татар филологиясе: ихтыяҗ һәм мөмкинлекләр» түгәрәк өстәл утырышы ахырында Резолюция кабул ителде һәм утырышта яңгыраган тәкъдимнәрнең Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановка, Премьер-министр А.В. Песошинга, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшинга юлланылачагы турында әйтелде.

Әлеге сөйләшүдән Каюм Насыйри институтының 7 үзәге өчен (Казахстанның – Астана, Кыргызстанның – Бишкәк, Россиянең – Санкт-Петербург, Мәскәү, Екатеринбург,  Пенза, Уфа шәһәрләре) турыдан-туры трансляция оештырылды.

 

Бәйле сылтамалар:

КФУның татфагы галимнәрен, популяр җырчы-артисларын, тел белгечләрен күрсәтте [фото-видео]

http://tatar-today.ru/2017/06/20866/

КФУның татфагы галимнәрен, популяр җырчы-артистларын, тел белгечләрен күрсәтте (ФОТОРЕПОРТАЖ)

http://matbugat.ru/news/?id=19142

НӘРСӘГӘ КЫЗЫГЫП ТАТФАККА КЕРЕРГӘ?

http://yalkyn.com/shahes/16702/

Фәнил Вакказов татар теле дәресләре бирәчәк

http://idel-tat.ru/fenil-vakkazov/

 

Мәгълүмат чыганагы: Х.Х. Кузьмина, татар теле белеме кафедрасы доценты