05 июня 2017
Татарстан Республикасы вузларында татар теле укытучылары өчен квалификацияне күтәрү курслары ачылды

Бүген Татарстан Республикасы вузларында татар теле укытучылары өчен квалификацияне күтәрү курслары ачылды. 17 курсант татар телен укыту методикасы, яңа информацион технологияләр, федераль стандартлар һ.б. буенча Казан федераль университетының Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты укытучыларыннан дәресләр алачак. Курсларны КФУ фәнни-педагогик кадрларының квалификациясен күтәрү үзәге җитәкчесе Д.А.Темников ачып җибәрде, курслар эшендә уңышлар теләде. Г.Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе директоры Ə.Ш. Юсупова котлау сүзләрен җиткерде, шулай ук институтта татар телен өйрәнү һәм үстерү юнәлешендә башкарылган эшләр һәм алдагы планнар белән таныштырды. Курслар 15 июньгә кадәр дәвам итәчәк. 

Источник информации: Кириллова Зоя Николаевна, Нуретдинова Ильсеяр