26 мая 2017
Фәнгә һәм мәгарифкә багышланган гомер

24 майда филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбе профессоры, Россия Федерациясе югары мәктәбенең мактаулы хезмәткәре, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе һәм атказанган укытучысы, Каюм Насыйри исемендәге премия лауреаты, педагогика фәннәре докторы Фираз Фахраз улы  Харисовның 65 яшьлек юбилеена багышланган кичә үтте.

Фираз Фахраз улы Харисов 1952 елның 24 маенда Башкортстанның Яңавыл районы Истәк авылында дөньяга килә. 1969 елда Яңавыл урта мәктәбен тәмамлый. 1973-2000 елларда Казан дәүләт педагогика институтында белем ала, аспирантура һәм докторантурада укый, кандидатлык һәм докторлык диссертацияләрен уңышлы яклый.

 Фираз Фахраз улы Харисов – рус мәктәпләрендә татар телен укыту кафедрасын оештыра. Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында 17 елга якын проректор вазифасын башкара. 2011 елда, университетлар берләшкәч, Фираз Фахраз улы Казан федераль университетының татаристика, төрки тел белеме һәм этномәдәни белем фәнни-мәгариф үзәге җитәкчесе урынбасары һәм хәзерге татар теле һәм укыту методикасы кафедрасы профессоры, ә 2012-2015 елларда – хәзерге татар теле һәм укыту методикасы кафедрасы мөдире булып эшли. Бүгенге көндә ул – татар теле белеме кафедрасы профессоры. Фираз Фахраз улы – күпсанлы фәнни хезмәтләр, монографияләр, сүзлекләр, программалар, дәреслекләр, методик кулланмалар, мәкаләләр авторы.

Кичәне Казан федераль университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры, филология фәннәре докторы, профессор Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов башлап җибәрде. Ул галимнең татар телен саклап калу, үстерү, укыту буенча алып барган эшен югары бәяләде. Фираз Фахраз улы Харисовның фән һәм мәгариф өлкәсендәге күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеген истә тотып, юбилярга Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәхмәт хаты һәм университетыбызның мактау кәгазе тапшырылды.

Филология фәннәре докторы, профессор, татар теле белеме кафедрасы мөдире Гөлшат Рәис кызы Галиуллина Харисов Фираз Фахраз улының тормыш һәм хезмәт юлы, фәнни эшчәнлеге белән таныштырып узды, аның бөтен гомерен фәнгә, татар телен укыту методикасына багышлаган галим булуын билгеләп үтте. Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбе директоры, филология фәннәре докторы, профессор Әлфия Шәүкәт кызы Юсупова үзенең чыгышында Фираз Фахраз улының Россиядә генә түгел, ә дөньякүләм танылган галим, методист, тел белгече булуын ассызыклады. Юбилярга югары мәктәпнең һәр студенты, магистранты, аспиранты, укытучылары, хезмәткәрләре исеменнән котлау сүзләрен җиткерде. Фираз Фахраз улын ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Гөлназ Хәмзә кызы Исмагилова тәбрикләде һәм галимгә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының «Мәгарифтәге казанышлар өчен» күкрәк билгесен тапшырды.

Бу кичәдә Фираз Фахраз улы Харисовны гомер бәйрәме белән якташлары, сабакташлары, остазлары, хезмәттәшләре, дуслары, якыннары һәм татар теле белеме кафедрасы коллективы котладылар. Бәйрәмдә юбилярны тирән фикерле, заманча карашлы галим, коллективта, студентлар арасында абруй казанган хөрмәтле укытучы буларак кына түгел, шулай ук кешелекле, ярдәмчел, киң күңелле кеше буларак та билгеләп үттеләр. Юбилей кичәсе Фираз Фахраз улы Харисовның «Татар теленең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге» дигән темага лекциясе белән тәмамланды.

Мәгълүмат чыганагы: татар теле белеме кафедрасының өлкән укытучысы Шакирова Г.Р.