26 мая 2017
Халык мәхәббәте лауреаты – Салих Сәйдәшев!

Татарларның Чайковские син,

Тукае син көйле дөньяның.
Рәхмәт сиңа рухландырган өчен,
Моң сөюче хезмәт улларын.

Күңелләрне назлап яшисең син,
Арабызда бергә сайрашып.
Халык мәхәббәте лауреаты –
Сөеклебез Салих Сәйдәшев!

25 май көнне татарның танылган композиторы Салих Сәйдәшев һәйкәле янында “Халык мәхәббәте лауреаты” музыка сәнгате бәйрәме булып узды. Музыка сәнгате чарасының проект авторы  - Россия һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россиянең халык артисты, “Сәйдәш” мәдәният үзәге директоры урынбасары Лима Кустабаева.

Музыка сәнгате бәйрәме өченче тапкыр оештырылды. Бәйрәм халыкның Салих Сәйдәшев калдырган мираска булган мәхәббәтен профессиональ музыка, хореография, әдәбият аша чагылдыруны күздә тотып үткәрелде. Чарада Сәйдәш иҗаты гына түгел, ә башка татар классикларының әсәрләре дә яңгырады.

Проектта “Казан нуры”, “Фантазия” оркестрлары, бию коллективлары, төрле хорлар катнашты. Шулай ук, күренекле җырчыларыбыз Рөстәм Маликов, Миңгол Галиев, Римма Ибраһимова, Рафаэль Сәхәбиев, Айдар Габдинов, консерватория, мәдәният институты студентлары классик музыкага битараф булмаган кешеләргә композиторның әсәрләрен җиткерде. КФУның 
Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтыннан «Яшьлек» бию төркеме,“Ал Зәйнәбем” вокаль ансамбле дә чыгыш ясады.

Татарның җыр сәнгатен Салих Сәйдәшевтән башка күз алдына китереп булмый. Спектакльләр өчен язган әсәрләрен халык аеруча яратып тыңлый. Бүген дә аның музыкасын татар театрлары яңгыратып тора.

Бу Шопен да,
Бетховен да түгел,
Шулар заты, шулар кардәше.

Бу – татарның җир – табигать биргән,
Кабатланмас мәшһүр Сәйдәше!

Һәр халыкның яраткан сөекле уллары була! Салих Сәйдәшев татар халкы өчен зур ихтирамга лаек шәхес! Күпме генә буыннар алмашынса да, Салих Сәдәшев һәр дәвер өчен кабатланмас бөек һәм яраткан монсар булып кала! 

Источник информации: Илсөяр Нуретдинова