20 мая 2017
Бездә кунак

Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбенең шоу-румында Россиянең танылган журналисты, язучы, “Останкино” Мәскәү телевидение һәм радио институтының журналистика факультетының Остаханәсе җитәкчесе Андрей Максимов белән бик кызыклы мастер-класс үтте. 
 Андрей Маркович чыгышын котлау сүзләреннән башлап җибәрде һәм “озак акыл сатып утырмыйча”, журналистикага кагылышлы фикерләрен, карашларын сөйләде. Андрей Максимов фикеренчә, журналистның гади кешеләрдән төп бер аермасы бар, аңа һәрвакыт икенче кешеләр кызык. “Мәсәлән, сез таныш булмаган кешеләр белән кафеда утырасыз, сорау да бирмисез, сөйләшмисез дә икән, сезгә журналистикадан китәргә кирәк, ул сезнеке түгел”, – дип Андрей Маркович әйткәннәрен тыңлаучыларга аңлата.
Журналистның нәрсә эшләгәнен дә сөйләп китте Андрей Максимов. Аның уйлавынча, журналист – ул дөньяны булдыручы кеше. Әйтик, “НТВ” каналын караучы кеше бер төрле дөньяда яши, “Культура”ны караучы икенчедә. 
Тыңлаучылар да озак көттереп тормады, сораулар яңгырый башлады. Таныш кешедән яки якын дустыңнан интервью алу ничегрәк ул дигән сорауга Андрей Маркович болай диде: “ Иң авыры аңа “Сез” дип дәшәргә, чөнки “Син” дип дәшсәң, караучы шикләнә башлаячак, бәлки, дуслар булуыгызны да аңлар. Гадәти тормышта интервью алмыйсыз икән, сезгә “йолдыз”дан да, гади кешедән дә аны алуы авыр булыр. Журналист көн дә, кешеләр белән аралашкан вакытта, интервью алган сыман үзен хис итәргә тиеш”.  Ә инде журналистның белемле булу дәрәҗәсен ул уратача булырга тиеш дип саный, әлбәттә, журналист барысын да белеп бетерә алмый, әмма геройга кагылышлы төп мәсьәләләрне белү аның интервьюга әзерлеген күрсәтә торган фактор.
Андрей Маркович үзенең төп принциплары белән уртаклашты. Ул беркайчан да кул кысып исәнләшә алмаган кешедән, антисемиттан, коммунисттан һәм Сталинны яратучы кешедән интервью алмаячак. Шулай ук ул план төзүнең кирәклеген билгеләп үтте, тик ул планга гына карап, утыру дөрес түгел икәнен аңлатты.
Чыгышын Андрей Маркович Максимов: “Тик нык теләк кенә журналистка энергия һәм көч бирә”, – дип төгәлләде.

 

Источник информации: Әлфия Гыймадиева