22 мая 2017
Очрашулар ешрак булсын

18 нче май көнне Казан (Идел буе) федераль университеты Г.Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбенең татар теле белеме кафедрасында үткәрелеп килә торган “Хәзерге татар теленең актуаль проблемалары” дигән түгәрәкнең чираттагы утырышында магистрларыбыз М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетыннан килгән Ермагамбетов Ерзат, Турсын Анара, Исабай Айгери белән очраштылар. Кунаклар Башкортстанга Казахстанның Караганда университетын тәмамлап, магистратурага укырга килгәннәр. Безнең университет магистрлары белән үзләренең нинди юнәлештә белем алулары, магистрлык диссертацияләре, укудан тыш шөгыльләре белән уртаклаштылар. Казанны үз итүләрен һәм безнең университетка аспирантурага килергә теләкләре булуын белдерделәр. Казахлар һәм Казахстанда яшәүче милләттәшләребезнең тормышлары, татар теленең казах теле белән бик якын булуы, туган телебезне саклау, алдагы буыннарга җиткерү, үстерү өлкәсендәге эшчәнлек турында да сөйләшү булды. Ермагамбетов Ерзат прозаик булып чыкты. Ул үз әсәрләреннән өзекләр укыды. Безнең магистрларыбыз үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр. Киләчәктә тә магистрларыбыз бер-берләре белән аралашып яшәргә сүз куештылар.

Очрашу җылы, кызыклы, нәтиҗәле үтте.

Чыганак: Татар теле белеме кафедрасы доценты Г.К. Һадиева